Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сезнең әле Казанга барасыгыз бар...”

Туган тел тәме "Сезнең әле Казанга барасыгыз бар..." "Сезнең әле телгә кагылышлы мең төрле проблема белән очрашасыгыз бар. Барына да әзер булып торыгыз, шунысын онытмагыз: туган тел- туган тел инде ул, тел булмаса милләт тә була алмый... - Әтнәгә очрашуга кайткан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин мәктәп укучыларына әнә шулай...

Туган тел тәме

"Сезнең әле Казанга барасыгыз бар..."

"Сезнең әле телгә кагылышлы мең төрле проблема белән очрашасыгыз бар. Барына да әзер булып торыгыз, шунысын онытмагыз: туган тел- туган тел инде ул, тел булмаса милләт тә була алмый... - Әтнәгә очрашуга кайткан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин мәктәп укучыларына әнә шулай диде. "Без үз дәрәҗәбезне белергә, туган телебезне белергә, кем икәнебезне онытмаска тиеш...", - дип нәтиҗә ясады Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист-шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова.

Сүрия МИНГАТИНА

Кичә, 21 февральдә, Халыкара туган тел көнен билгеләп уздык. Казан артының иң чиста төбәге саналган Әтнә районы халкы өчен бу көн аеруча якын. Азрак сәеррәк тә, үзебез гел туган телдә сөйләшкәч, тел мәсьәләсе безгә бар кебек тә түгел. Тирәнрәк, үзебездән арырак китеп карасак, йөрәк туктардай кысыла, татар теленә булган караш әрнетә. "Ник кирәк ул татар теле, балаларны нишләп шул дәрәҗәдә җәфалыйлар икән мәктәпләрдә? Программасын аңлап булмый, үзе буталчык, укытучылары аңлата алмый..." - Казан шәһәрендә үзе татар милләтеннән булган ханымның әнә шулай өзгәләнеп сөйләшкәне онытылмый. Телгә махсус көн багышлауны да күңел кабул итеп бетерми. Туган телне кайгыртабыз икән, аның хәлен бер көн кысасы белән генә үзгәртеп булмый. Аяк терәп бәйрәм итәр өчен дә сәбәпләр күренми, чынбарлык ачы, ана телебезнең "әнә үләм, менә бетәм" дәрәҗәсендәге аяныч хәле бәгырьне телә. Телне саклау буенча эш бармый түгел, бара. Кызып-кызып Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар мәгариф системасы буенча татар теле укытуның киләчәген кайгырталар, бар да сөйли - русча (!), Разил Вәлиевнең татар телендә чыгыш ясаганын тыңлаганда нишләптер тамакка төер утырды... Бердәнбер татар телендәге чыгыш булганга шулай тәэсир итте ахыры, бәлки соңрак булгандыр; эшкә барасы булгач, тыңлап бетерә алмадым...

Аллага шөкер, татар районында яшибез, үз телебездә сөйләшә алабыз, дип сөенеп йөргәндә, районыбызның мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдиновның Язучылар союзы рәисе Данил Салиховка шалтыратып, очрашуга Татарстанның Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән озак еллар "Ялкын" журналында эшләгән журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованы чакыруын чын бәйрәм итеп кабул иттем. Минем кебек сөенүчеләр тагын булгандыр, чөнки Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залы тулы иде. Күпчелек мәктәп укучылары, алар янәшәсенә олылар да, шигырь сөючеләр дә килде. Укучыларны мәҗбүри китерткәннәр, дип уйлаучылар да булыр. Китертеп була, тик тыңлатып булмый, ә аларның 1,5 сәгать тын да алмый тыңлаулары, кызыксынулары сокландырды. Роберт Миңнуллин барыбызны да үз авызына каратты.

Фәйрүзә Әсгать кызын да сагынганбыз. Һәркайсының сөйләүләре җанга үтте, рәхәтләнеп тыңладык. Без - аларны, алар - безне. Мәктәп укучыларының чыгышы: Исламиянең "Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем", дип җырлавы, Булат, Алмаз, Камилә, Ильвинаның шигырь укулары, Әлфинәбезнең әлеге очрашуны алып баруына да тел-теш тидерерлек түгел иде. Шагыйрьләребез залга узганда да, сәхнәгә күтәрелгәндә дә алкышладык. Сорауларга җавап алгач, рәхәтләнеп тыңлагач, очрашудан соң җитеп бетмәгәнен сорашкач, истәлеккә фотоларга төшкәч, олылап рәхмәт әйтеп озаттык.

"Әтнәгә күптән кайткан юк иде..."

- Әтнәгә күптән кайткан юк иде, чакырмадыгыз, чакырмаган кунак татардан да яман дип, мин кайтмадым. Бүген рәхәтләнеп кайттым. Иртәдән минем теләгемне искә алып, Күлле Кимегә Сибгат Хәким музеена бардык. Күптәннән Сибгат абый туган җирләрдә буласым килә иде, ул - минем остазым.

Шагыйрьне туган ягы онытмаса, дөнья онытмый. Зурлаганыгызга рәхмәт. Музейда алган тәэсирләрне үзем дә генә тота алмыйча, андагы журналга да язып калдырдым. Бик матур итеп каршы алдылар, җылы итеп аралаштык. Әтнә ягы - олы шагыйрьләрне, сагынып искә ала торган шагыйрьләрне биргән төбәк. Хәкимҗан абый Халиковны да сагынам. Балалар өчен язучылар күп түгел, мин үзем дә шуларның берсе. Аларга булган караш та үзгәрәк. Ләкин балалар шагыйрьләренең бөеклеген Шәүкәт Галиев раслады. Ул мине дә үзенә ияртте. Үзе генә булып та йөри ала иде... - дип башлады Роберт абый чыгышын. Күргәннәрен, белгәннәрен сөйләгәндә рәхәтләнеп тыңладык. Җанга якын очрашу булды, балаларның күңел түрләренә үтә белде. "Сез без үскәндәге балалар түгел, аңлыйбыз да сезне, аңлап та җиткермибез, ләкин без сезне аңларга тырышабыз. Укытучыларыгызны кызганып та куям кайчак, сорауларыгызга җавап биреп өлгерә торган түгел, кызыксынучан да сез, белемле дә... Мин сезне шундый итеп яратам. Сезгә мөмкинлекләр күп тә, шул ук вакытта каршылыклар да аз түгел. Бәлки әле ул узар...Сез нинди булсагыз, безнең халкыбыз да шундый булачак. Сез башка булачаксыз...", - дип укучылар өчен сөйләде ул.

"Җитди сүзләр сөйлим инде..." - дип, 25 ел буе Дәүләт Советы депутаты булып торуын, нигездә ике телнең дә тәңгәллеген булдыручы комиссиядә ни рәвешле эшләүләрен сөйләде. "Мин нинди җыелышларда чыгыш ясасам да, гомер буе гел татар телендә сөйләдем. Миңа сүз әйтүче булмады, башкалар да минем кебек татар телендә сөйләсәләр, аларга да сүз әйтмәсләр иде, телнең дәрәҗәсе үскән генә булыр иде... Татарча сөйләүнең минуслары да булды, минем чыгышымны рус телле журналистлар аңламагач, үзләренең язмаларында минем фикерләрне язып тормадылар, төшереп кенә калдыралар иде.Теләк булганда, тормыш мәҗбүр итсә, татар телен дә, рус телен дә өйрәнеп була, шундый ситуациядә калу кирәк...", - дип үткәнне дә искә алды, бүгенге яшәешенә дә тукталды Роберт абый. Татар мәктәбен тәмамлавын, Казан университетында татар телендә белем алуын, хәтта философияне дә татарча укуын сөйләп узды. Бүгенгесе дә читтә калмады. "Нәрсә телим, шуны эшлим, теләсәм сәгать унга кадәр йоклыйм, теләсәм урамга чыгып китәм, теләсәм....үзең теләгәнчә яшәү рәхәт икән, тик алай яшәү өчен минем кебек 68 яшькә җитәргә кирәк",- дип, елмаерга мәҗбүр итте.

Фәйрүзә Мөслимованы да кызыксынып тыңладык. Актаныш кызының Әҗәкүлдән (Актаныштагы пристань)чыгып китеп бу тормышта күргәннәре дә игътибарны җәлеп итте. Журналистның "Ялкын"журналындагы эшчәнлеге, иҗатка килеп керүе, шигырьләр яза башлавы да һәркем өчен кызыклы иде. "Дөньяга чыгу өчен татар телен дә, рус телен дә әйбәт белергә кирәк", - диде ул. Балалар өчен язган шигырьләрен укыды.

Шигырь язучылар күп, тик балалар өчен иҗат итүчеләр бармак белән санаулы. Ә безнең кунакларыбыз әнә шул санаулылар арасында: кирәксә, балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрне укыйлар, кирәксә олылар өчен иҗат ителгәне бар. Шигырьләргә күпме көй иҗат ителгәнен искә алсак, ничек язып өлгерәләрдер... Кунакларыбызның шигырь сөйләүләре дә, сорауларга җавап бирүләрен тыңлау да рәхәт иде. Шундый җылы очрашу булды ул. Сагынганбыз, зарыкканбыз, сусаганбыз икән шигырьләргә, шагыйрьләргә... Олылар өчен язылган шигырьләрен дә тыңлыйсы килеп калды... Һәрвакыттагыча җитмәде очрашу. Миңа гына түгел, башкаларга да...

Барыбыз да басып "Туган тел"не жырлап, таралыша башлагач, сәхнәгә менеп, шагыйрьләр белән аралашу дәвам итте. Фотога төштек әле. Бу чараны оештыручы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, җитәкчесенә дә рәхмәт әйттек. Соңгысы булмас дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев