22 февраль 2017 яңалыклары
-
Җиңел машина өстенә менмим дип, юл чистарту техникасына бәрелгән
Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында « КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Икенче машинаның...
-
Хәния Фәрхи сәхнәгә кара күзлектән чыга башлады...
Хәния Фәрхи соңгы концертларында кара күзлек киеп җырлаган. Моңа күпне белергә теләүче тамашачылар үзләренчә бәя биргәннәр. Кемдер җырчының күз төбенә ире кундырган икән дисәләр, икенче берәүләр "исереп егылып бәрелгән" дип гайбәт таратырга да өлгергәннәр. Баксаң Хәниянең күзләреннән кайчакта көчле ут яктысыннан бертуктаусыз яшь ага икән. Җырчы аллергия узганчы кара күзлек...
-
Әтнә укучылары язучылар белән очраштылар (видео)
-
Ялгызлыкка уфтанып утырулар артык баналь түгелме?
Ни икәнен беләсеңме аулак өйнең? Беләсеңме бер нотасын безнең көйнең? Белмәгәчтен, бар кайтып кит, Җанкисәгем, Килсен монда йә әниең, йә әбиең... Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Равил Сабыр әсәре буенча куелган «Сигезле бию» спектаклен карагач үземне Туфан абый Миңнуллинның әлеге робагыендагы аулак өйдән куып кайтарылган теге "җанкисәгем" итеп хис иттем....
-
Ап-ак яулык бәйлим, әнкәй
Гомер үтә. Синең арттан, Әнкәй, мин дә "үсә" барам. "Уйланырга инде вакыт. Яулык бәйлә, - дисең, - балам". Изгелектән тайпылмадың. Юлдаш булды сиңа иман. Без - яулыксыз балаларың - Имансыз бер чорда туган... Килеп бастың янга, әнкәй... Охшагансыз, дия көзге... Ап-ак яулык бәйләсәм дә, Була алмам синдәй изге...
-
“Сезнең әле Казанга барасыгыз бар...”
Туган тел тәме "Сезнең әле Казанга барасыгыз бар..." "Сезнең әле телгә кагылышлы мең төрле проблема белән очрашасыгыз бар. Барына да әзер булып торыгыз, шунысын онытмагыз: туган тел- туган тел инде ул, тел булмаса милләт тә була алмый... - Әтнәгә очрашуга кайткан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин мәктәп укучыларына әнә шулай...
-
Йөкле хатынны коткарып кала алмаганнар
30 яшьлек йөкле ханым 7 ай йөклелек вакытында үлә.
-
Инспектор әйткәннәр игътибар үзәгендә булсын
"Ленин" хуҗалыгы базасында узган инженер-механиклар очрашуында бу хезмәтнең дәрәҗәсе турында сөйләделәр. Биредә "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров чыгышы да игътибар белән тыңланды.
-
Клиентам банков, приостановивших операционную деятельность, окажут правовую поддержку
При ТПП РТ начинает работу консультационная группа по правовой поддержке клиентов банков. (Казань, 22 февраля, «Татар-информ»). Клиентам банков, приостановивших операционную деятельность, будет оказана правовой поддержка, сообщает пресс-служба Министерства экономики РТ. В Торгово-промышленной палате Республики Татарстан по адресу г. Казань, ул. Пушкина, 18 в рабочие дни с 10.00 до 16.00 будет...
-
Әтнәдә һава торышы бозыла
Юлларда көчле бозлавык саклана.
-
"Шахтер"ныкы - районда иң югарысы
"Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы булып узды.
-
Тел - тарих көзгесе
21 февраль - халыкара Туган тел көне уңаеннан Олы Әтнә мәктәбе китапханәсендә "Тел - тарих көзгесе" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде. Китапханәче Хөсәенова Розалия Камилевна туган тел, аңа кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләде, күргәзмәдәге китапларны укучыларга тәкъдим итте, дип хәбәр итәләр мәктәп сайтында.
-
Әтнә студентлары туган тел турында сөйләштеләр (фотоларда)
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары техникумның тулай торагында "тел милләтнең сакчысы" дип исемләнгән тематик кичә узды. Студентлар телнең тарихы, үзенчәлеге турында сөйләштеләр. "тел дигән дәрья бар..." дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар Кичә викторина белән тәмамланды.
-
Әтнә студентлары – “Башваткыч”та
"Башваткыч" тапшыруында үзебезнекеләрне күргән саен күңел сөенә, горурлык хисләре туа. Менә тагын бер куанычлы хәбәр: "Әтнә техникумы студентлары, спорт белән шөгыльләнүчеләр "Башваткыч"та катнаштылар. Кроссворд спорт темасына багышланган иде. Олимпия тарихына да сәяхәт кылдылар, танылган татар спортчыларының да исемнәре яңгырады. Көрәшче, бер җиңгән кешесе белән бүтән көрәшмәгән Шиһап Мәрҗани дә искә...
-
Этләрегез бәйдәме?
Аз гына көн җылыттымы, авыл урамнарын этлэр баса, көтү-көтү булып йөри башлыйлар. Игътибар иткәнегез бар микән, араларында муенчаклылары да шактый. Бу инде, хуҗалы этләр дигән сүз. Авылдашлар, бәйләгез этләрегезне, берәр балага ташланса, закон нигезендә җавап бирәчәгегезне онытмагыз. Ташланмаса да әлеге этләрдән курку, киеренкелек балага да, олы кешегә дә күпме зыян...