Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шахтер"ныкы - районда иң югарысы

"Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы булып узды.

Көн тәртибендә каралганча, хуҗалык җитәкчесе Айназ Габделәхәт улы Хәкимов чыгыш ясады. Бәхәссез факт, соңгы елларда "Шахтер"ның икътисади хәле сизелерлек дәрәҗәдә яхшырды. Моңа, җитәкче сүзләренә ияреп әйтсәк, ел ахырына сөткә бәяләрнең лаеклы күрсәткечләргә җитүе дә этәргеч ясады. Район башлыгының тырышлыгы нәтиҗәсендә, бүген район хуҗалыклары сөтне республикада иң югары бәяләрдән саталар. Узган елны сөт сатудан гына хуҗалык кассасына 193 миллион сумнан артык акча кергән. Безнең авыл хуҗалыгында төп керем әнә шул сөткә барып тоташа. "Шахтер"да былтыр 1 центнер сөт җитештерү 1164 сумга төшкән, ә аны 2331 сумга сатканнар. Рентабельлек 51,5 процент тәшкил иткән.

Керемең күп булса, колхозчыларың да бай яши. Бу очракта район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов сүзләрен ассызыклау дөресрәк булыр.

- Авыл хуҗалыгы районнары рейтингында Әтнә районы - беренче! Колхозчыга хезмәт хакы түләү буенча да без - алда. Ә "Шахтер"да районда иң югарысы, - диде ул. Нәтиҗә ясау кыен түгел, авыл хуҗалыгы өлкәсендә районда гына түгел, республикада иң зур хезмәт хакларының берсе - биредә. Боларга ничек ирешелгәнен хуҗалык җитәкчесе чыгышыннан чамалап була.

- Сөт җитештерүнең үзкыйммәте арта бара, чөнки хәзер терлек азыгы рационы сизелерлек баеды, - дип билгеләде ул. Бу урында, "Шахтер"ның узган елгыдан 9 тонна сөтне артык сатуын билгеләргә кирәк. Район башлыгы да:

- Бу үзе бер хуҗалык сөте. Бу көнне 2008 елны нибары 8 тонна тәшкил иткән, быел 33 тоннага җитте, - дип билгеләде.

Район хакимияте вәкиле Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов чыгышы дәлилле, үтемле булды. Сүзен терлекләрне Красноярский ысулын кулланып тәрбия бирүнең өстенлеген тагын бер кат искә төшерүдән башлады ул.

-Хәзер яңа технологияләр, бар да фәнни ысулларга нигезләнә. Димәк, сыерларда аборт, бракка чыгарулар минималь дәрәҗәдә булырга тиеш, - дип хуҗалык кимчелекләрен ассызыклады. "Ни өчен бозаулар үлә? Нишләр аларны тана итеп сата алган юк?" - дип үз алдына гына түгел, мөгаен, бөтен район терлекчелеге алдына сорау куйды ул. Дөрестән дә, 10 сыерга нәселле итеп 1 тана сату да гаять отышлы булыр иде. Үлем сәбәбен интернетта актарына торгач, үзе үк ачыклаган да. Сәбәбе - ашказанындагы "ворсинка"лар белән бәйле икән. Бозау вакытта эче киткән терлектә аларның саны кими һәм бу гомерлек, өстәвенә киләчәк буында да чагылыш таба. Монысын терлекчелектә эшләүче барлык белгечләр, хәтта терлекчеләр дә истә тотарга тиеш. Ә инде лактация чорына килсәк, биредә ул 2,8 ел гына тәшкил итә. Димәк, терлек иң сөт бирә торган чорында бракка чыга. Аны, ким дигәндә 4-5 елга җиткерү кирәк.

Гомумән алсак, "Шахтер"да терлекчелек кенә түгел, игенчелек, төзелеш, механикалаштыру өлкәләрендә дә күп эш башкарыла. Алары белән хуҗалыкның баш инженеры Мәсгуть Хәкимуллин, баш агроном Рәдиф Хәйруллин, баш зоотехник Айнур Мәрдәнов һәм баш мал табибы Рифат Хәйруллин таныштырып уздылар.

Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Габделәнәс Абдул улы Хәкимов чыгышын да кызыксынып тыңладылар. Биредәге авыллардан 71 йорт дача хезмәтен генә үти икән. Кызганыч, һәр авылда хуҗасыз йортлар да бар.

- Бурыч - быел аларның хуҗаларын ачыклау, - диде авыл җирлеге башлыгы. Эшләнгән эшләрдән бигрәк, планлаштырганнары белән танышу дөресрәк булыр. Мәрҗән янында елга буена пирс төзергә ниятлиләр. Янгын сүндерү машиналарына су алырга кирәк ул. Апрель аеннан башлап чүп җыюны оештырачаклар. Узган көздә Сабантуй мәйданына яшьләр көче белән 200 төп агач утыртканнар, бу эшне быел да дәвам итәргә уйлыйлар.

Соңыннан участок инспекторы Альмир Марсель улы Хөсәенов җирлектәге тәртипне саклау, законнар үтәлеше хакында сөйләде. Бер үк вакытта Әтнә Эчке эшләр бүлегенең узган елгы эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте.

Хисап җыелышы күңелле нотада тәмамланды. Районның ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Илдар улы Һашимов "Шахтер" җитәкчесенә Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе оештырган "Лучший кукурузный силос" исемле конкурсның махсус сертификатын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, "Шахтер" әлеге конкурста Россия буенча I урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев