Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инспектор әйткәннәр игътибар үзәгендә булсын

"Ленин" хуҗалыгы базасында узган инженер-механиклар очрашуында бу хезмәтнең дәрәҗәсе турында сөйләделәр. Биредә "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров чыгышы да игътибар белән тыңланды.

- Техник күзәтүне март ахырына тәмамларга кирәк, - диде ул.

Бездә транспорт чараларының техник халәте һәрдаим күз уңында. Тик моның белән генә булмый: техниканың тышкы халәте дә бик мөһим. Ерактан ялтырап торса, йөртүчегә дә күңеллерәк бит. Шуңа күрә техниканы буяп кую игътибардан читтә калмаска тиеш.

Инспектор тагын бер проблеманы күтәрде. Монысы гамәлдән чыгарылган техника белән эшләүгә кагыла. Беренчедән, ул-бу күңелсезлек килеп чыкса, җавабын ни хәл биреп бетерергә кирәк. Икенчедән, мондый техниканың эш күрсәткече әллә ни яхшы булмый - монысы да бәхәссез факт.

Еш кына читтән техника сатып алалар. тик бу очракта бер мөһим мизгелне күз уңыннан ычкындырырга ярамый: тиешле документларның булуы һәм тиешле тәртиптә булуы кирәк.

Бер уйлаганда боларның берсе дә белмәгән әйбер түгел. Тик игътибар итү генә җитеп бетми. "Гостехнадзор" инспекторы әйткәннәрнең барысы да игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев