Әтнә үзәк район хастаханәсе фельдшерлары предприятиеләрдә һәм авыл җирлегендә лекцияләр үткәрделәр
Күңгәр ФАП фельдшеры Шакирова Гүзәлия һәм Олы Мәңгәр ФАП фельдшеры Нигъмәтҗанова Зәйнәп профилактика эшләрен дәвам иттеләр. Алар Ф.Галиев исемендәге СХПК предприятиясенә һәм Олы Мәңгәр авыл җирлегенә килделәр.
Очрашуларның темасы бик мөһим иде — ВИЧ-инфекцияләрне кисәтү. Фельдшерлар коллективларга вирусның ничек таралуын, аны ничек ачыкларга мөмкин булуын һәм иң мөһиме — үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеген аңлаттылар. Чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды, сорауларга җаваплар бирелде.
Исегезгә төшерәбез:
ВИЧка аноним һәм бушлай тест узу өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин;
Саклану чараларын куллану — инфекциядән иң нәтиҗәле саклану ысулы;
Сәламәт яшәү рәвеше — авыруларны кисәтүнең нигезе.
Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында. Игътибарлы булыйк!
Нет комментариев