Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ап-ак яулык бәйлим, әнкәй

Гомер үтә. Синең арттан, Әнкәй, мин дә "үсә" барам. "Уйланырга инде вакыт. Яулык бәйлә, - дисең, - балам". Изгелектән тайпылмадың. Юлдаш булды сиңа иман. Без - яулыксыз балаларың - Имансыз бер чорда туган... Килеп бастың янга, әнкәй... Охшагансыз, дия көзге... Ап-ак яулык бәйләсәм дә, Була алмам синдәй изге...

Гомер үтә. Синең арттан,
Әнкәй, мин дә "үсә" барам.
"Уйланырга инде вакыт.
Яулык бәйлә, - дисең, - балам".

Изгелектән тайпылмадың.
Юлдаш булды сиңа иман.
Без - яулыксыз балаларың -
Имансыз бер чорда туган...

Килеп бастың янга, әнкәй...
Охшагансыз, дия көзге...
Ап-ак яулык бәйләсәм дә,
Була алмам синдәй изге...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев