Җәмгыять
Җиңел машина өстенә менмим дип, юл чистарту техникасына бәрелгән
Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында « КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Икенче машинаның...
Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында « КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Икенче машинаның шоферының сәламәтлегенә аеруча зур зыян килә - медицина хезмәткәрләре аны БСМПга алып китәләр.
Бүген әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре бара. «КАМАЗ» машинасын йөртүче җаваплылыкка тартылачак, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Һава шартларының кинәт үзгәрүе сәбәпле, ул бу көннәрдә машина йөртүчеләрнең аеруча сак булуларын, тизлекне арттырмауларын, дистанция саклауларын сорый.
Чыганак: tukai-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев