Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шашлык пешергәндә истә тотарга кирәкле 7 КИҢӘШ

Май бәйрәмнәрендә безнең халыкта шашлык кыздыру традициясе бар. Шашлык тәмле булсын өчен, кайбер киңәшләребезне истә тотыгыз. Иткә тоз белән борыч кына сибеп кыздырсаң да тәмле була, әмма тәмләткечләр дә сибәсе килгән кешегә киңәш: бәрән итенә изелгән кара бөрлегән сыласаң һәм бөтнек сипсәң яхшы була. Тавык итенә маринад өчен катык яки...

Май бәйрәмнәрендә безнең халыкта шашлык кыздыру традициясе бар. Шашлык тәмле булсын өчен, кайбер киңәшләребезне истә тотыгыз.

Иткә тоз белән борыч кына сибеп кыздырсаң да тәмле була, әмма тәмләткечләр дә сибәсе килгән

кешегә киңәш: бәрән итенә изелгән кара бөрлегән сыласаң һәм бөтнек сипсәң яхшы була. Тавык

итенә маринад өчен катык яки кефир сайлагыз.

Мангал өчен иң яхшы утын - виноград чыбыгы. Ул тиз яна. Ылыслы агачлар һәм усак утыныннан

иттән әче тәм киләчәк.

Иттән күмергә кадәр ара якынча дүрт бармак булырга тиеш.

Шампурга ит арасына суган куеп кыздыру дөрес түгел. Суган тиз яна.

Күмер янып китә башласа, су урынына тоз сип.

Шампурны рәшәткә өстенә куяр алдыннан күмер өстенә берничә ботак бәбрия (розмарин), тархун, шалфей ыргытыгыз - итегез хуш исле булыр.

Шашлыкны кетчуп, майонез белән ашамыйлар.


Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев