“Шәфикъ” чишмәсенә дә чират җитте
Әлеге чишмәнең яңарганын күреп, күңелем сөенде. "Әтнә таңы" газетасының 15 декабрь санында Илсур Шакировның "Авылым чишмәләре" дигән язмасы басылып чыккан иде. Әлеге язманы укыгач, мин дә кулыма ручка алдым әле. Күңелемдәге шатлык-сөенечемне сезгә дә җиткерәсем килә. Безнең авылыбызда да бар ул чишмәләр. Алар инде бик күп еллардан бирле авылыбыз халкына...
Әлеге чишмәнең яңарганын күреп, күңелем сөенде.
"Әтнә таңы" газетасының 15 декабрь санында Илсур Шакировның "Авылым чишмәләре" дигән язмасы басылып чыккан иде. Әлеге язманы укыгач, мин дә кулыма ручка алдым әле. Күңелемдәге шатлык-сөенечемне сезгә дә җиткерәсем килә.
Безнең авылыбызда да бар ул чишмәләр. Алар инде бик күп еллардан бирле авылыбыз халкына хезмәт итәләр. Шунысы шатландыра, алар караулы.
Авылның түбән очындагы "Черки" чишмәсен моннан берничә ел элек үк матур итеп эшләп куйганнар иде. Аллага шөкер, югары очтагы "Шәфикъ" чишмәсенә дә чират җитте. Үзем авыл советында эшләгән чорларда чишмәне һәрвакыт карап тордык. Шуңа күрә дә чишмә яныннан үтеп-китеп йөргәндә гел эчем поша торган иде. Бу юлы чишмәгә төшкәч исем китте. Бик матур итеп эшләп куйганнар. Сокланып, чишмә яныннан күңелем шатланып кайтты.
Әлеге эшне җирлек башлыгы башлап йөреп, үзара салым акчасына төзәткәннәр чишмәне. Авылыбызның оста куллары Рәшит Фәтхрахманов белән Җәүдәт Гәрәфиев чишмәгә кабат яңа сулыш өргәннәр. 84 яшемдә булсам да, авылыбызның көннән көн матурая, төзекләнә баруына шатланып туя алмыйм. Киләчәк буынга авылларыбызны төзек, чишмәләребезне чиста, матур, саф сулы итеп җиткерә алсак, авылларыбыз бетмәс, иншаллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев