Сәхнә яме – балалар
Мәктәбебездә матур традицияләрнең берсенә әйләнгән, укытучылар, укучылар белән берлектә оештырылган "Мәктәп концерты" турында әлеге язмам. Бу ел миңа концертны алып баручы да, оештыручы да, балалар әзерләүче укытучы да түгел, ә гади тамашачы буларак карарга насыйп булды. Читтән караганда бар нәрсә башкачарак күренә бит ул, шаккатып, хәйран калып, мәктәбебездәге укытучыларның, укучыларның,...
Мәктәбебездә матур традицияләрнең берсенә әйләнгән, укытучылар, укучылар белән берлектә оештырылган "Мәктәп концерты" турында әлеге язмам.
Бу ел миңа концертны алып баручы да, оештыручы да, балалар әзерләүче укытучы да түгел, ә гади тамашачы буларак карарга насыйп булды. Читтән караганда бар нәрсә башкачарак күренә бит ул, шаккатып, хәйран калып, мәктәбебездәге укытучыларның, укучыларның, уңган-булганлыкларына, талантларына, осталыкларына сөенеп утырдым. 1-9 класс балалары - сәхнә йолдызлары диярсең! Өйдәге балага килгән кунаклар алдында шигырь сөйләтеп, я җыр җырлатып булмый, монда укучылар бөтен авыл халкы алдында чыгыш ясыйлар. Курку, оялу, югалып калуның әсәре дә юк! Ялт итеп чыгалар да, чалт итеп башкаралар. Бу дәрәҗәгә җитәр өчен, күпме хезмәт, күпме көч куелганын анлау читен булмас.
Укытучылар турында әйтсәк, аларны сурәтләү өчен гади сүзләр генә җитмәс. Кино геройларын, "Зәңгәр шәл" абыстайларын уйнап, тәмам чаларып беткән апалар бу юлы солтанияләр ролендә булдылар. Ул шәрыкъ стилендә кигән киемнәре, буй-сыннары, җырга-биюгә осталыклары мактауларның иң олысына лаектыр.
Шушындый остазлары булганда ник җырламасыннар, биемәсеннәр дә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтмәсеннәр инде укучылар! Сценарий язып, рольләрен башкарып, балаларын сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләгән бу гүзәл затларның йөзләре тулы елмаю, һәр башкарылган номердан канәгатьлек хисләре, күңелләрендә хәзер үзләре сәхнәгә чыгачак күренеш өчен дулкынлану хисләре. Мин тагын бер тапкыр укытучыларның ярым сабый, кече күңелле булуларына, аларның күбрәк үз дөньялары, үз мәшәкатьләре белән түгел, ә тулысынча балалар тормышы белән яшәвен күрдем.
Сәхнәдә бала чыгыш ясый, сәхнә артында апасы! Өйдәге эшләр, бозаулыйсы сыер, кайткан кунаклар, булгалап торучы бил, арка, аяк авырулары, бар да онытылып юкка чыгып тора бу мизгелдә. Шигырь, җырның һәр сүзе, биюнең һәр хәрәкәте апа тарафыннан башкарыла.
Концертларның тагын бер бик мөһим өлешен әти-әниләр тәшкил итә. Алар концертның сәхнәгә куелуына шулай ук зур өлеш кертүчеләр. Номер сайлап, өйдә мең кабат кабатлап, бергә дулкынланып, баланы сәхнәгә менәрлек матур кыяфәткә китерүчеләр дә, алкышларын җәлләмичә һәр номерга үлеп сөенүчеләр дә алар. Бик зур рәхмәт сезгә әти-әниләр!
Концерт арты кичерешләрен бер биткә генә язып бетерә торган түгел, берсе артыннан берсе төрле уйлар, кичерешләр, күңелгә килә. "Дөнья яме - бала белән!" - дигән бер акыллысы, мөгаен, ул дөрестер, бугенге язмама туры китереп "Сәхнә яме балалар белән!" - дип әйтәсе килә.
Җырлагыз, биегез, сөйләгез, балалар, күзләр генә тимәсен дә, исән-сау гына булыгыз! Сездән тагын да яңа чыгышлар, яңа тамаша көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев