30 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда киләсе елда, гаиләдә икенче бала булып 23 меңләп нарасый туарга тие
Бүген 243 меңнән артык гаилә "Ана капиталы" алуга ирешкән.
-
Татарстанда Яңа ел төнендә тәртипне ике мең полиция хезмәткәре саклаячак
Кеше күп җыелган урыннарда тәртип сагында торучылар һәм кинологлар тикшерәчәк, керү урыннарында әйберләр карап кертеләчәк.
-
“Щелкунчик” – укучыларга бүләк
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында балалар өчен район "Чыршы бәйрәме" булып узды. Әлеге бәйрәм чарасына район мәктәпләренең иң-иңнәре - "бишле" билгеләренә генә укучылар, олимпиадаларда призлы урыннар алучылар, төрле спорт чараларында катнашып үз мәктәпләренең данын яклаучылар, зур җиңүләргә ирешүчеләр - барлыгы 120 укучы чакырылган иде. Алар арасында әле...
-
Сәхнә яме – балалар
Мәктәбебездә матур традицияләрнең берсенә әйләнгән, укытучылар, укучылар белән берлектә оештырылган "Мәктәп концерты" турында әлеге язмам. Бу ел миңа концертны алып баручы да, оештыручы да, балалар әзерләүче укытучы да түгел, ә гади тамашачы буларак карарга насыйп булды. Читтән караганда бар нәрсә башкачарак күренә бит ул, шаккатып, хәйран калып, мәктәбебездәге укытучыларның, укучыларның,...
-
Яңа Әтнә клубы ачылды
"Сезнең авылныкы - сезнеке, безнең авылныкы - безнеке..." Туфан абыйның әлеге сүзләрен кулланасы килеп китте бүген. Яңа Әтнә (РТС) клубы безнең авыл булмаса да, безнекенә әйләнде, безнеке диюем, районныкына. Район үзәгендә мәдәният үзәге булмау сәбәпле, бөтен кичә-концертлар Яңа Әтнә мәдәният үзәгендә үтте чөнки. Бардык, карадык, салкынлыгы үзәккә үтсә дә, әлеге...
-
Бәйрәмнәр тыныч узсын
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район прокуратурасы тарафыннан халык күп җыела торган обьектлар тикшерелде. Тикшерү Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән берлектә башкарылып, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең әлеге объектларда үтәлешенә игътибар бирелде. Оешма җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә игътибар бирергә, профилактик чараларны тормышка ашырырга, янгыннан саклану чараларын һәм...
-
Ташны кем тарата?
Моңа кадәр газета-журналларга зарланып язганым юк иде. Күптән күңелемне борчыган, йөрәгемне әрнеткән мәсьәләләрне сезнең белән уртаклашырга булдым. Мин, тумышым белән Ары авылыннан. Бүген анда, Тельман урамында, 82 яшьлек әнием яшәп ята. Ул урамга, ике йорт арасына, быелның август аенда 7-8 өем таш салып чыктылар. Без моңа бик сөендек. Ничәмә-ничә еллар...
-
Шигырь бәйгесендә катнашыгыз
Район халкын коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенә тарту, яшьләрнең хокукый үзаңын күтәрү, республикада алып барылган коррупциягә каршы сәясәтне ныгыту максатыннан район хакимияте иң яхшы шигырьгә "Надо жить честно!" (Гадел яшәргә кирәк!) бәйгесе игълан итә. Ул 10 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бәйгенең нигезләмәсе белән газетабызның atnya-rt.ru сайтында таныша аласыз.
-
“Тоннель” уза
28 гыйнвар көнне район юлларында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе чираттагы "Тоннель" операциясен уздыра. Әлеге операция барышында иң элек руль артындагыларның юл-йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәүләренә аерым игътибар биреләчәк. Балаларның кышкы каникуллары белән бәйле тагын бер профилактик чара - "Кышкы каникуллар" операциясе исә 25 декабрьдән башланып 7 гыйнварга кадәр дәвам итә....
-
Олы Әтнә авылында яшәүче Фазылҗанова Раушания Габделхәй кызының 30 декабрьдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән шушы матур олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә безнең ышанычлы терәгебез, төпле киңәшчебез булып, балаңның, оныкларыңның игелекләрен, куанычларын, бәхетләрен күреп, гел шулай елмайган йөз белән шатланып яшәргә язсын. Көн дә сине котлап кояш чыксың, Сине котлап...
-
Чананы – кыштан, арбаны – җәйдән
"Таң" базасында инженер һәм механиклар составында узган җыелышны район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов әнә шул гыйбарәне әйтеп башлады. Район хуҗалыкларының техника буенча җаваплы белгечләре өчен бик мөһим чара булды ул. Бәхәссез, җәен эшли торган барлык техниканы да кышын карап, төзәтеп куярга кирәклеген һәрберебез белә. Хәмит Фазылҗан улы гади генә мисал...
-
Тәмле булсын
"Яңа ел шәме" Һәр хуҗабикә бәйрәм табынына тәмле генә түгел, оригиналь дә булган ризыклар әзерләү турында хыяллана. Гаиләгезне һәм кунакларны без тәкъдим иткән "Яңа ел шәме" салаты белән гаҗәпләндерә аласыз. Ингридиентлар: - тавык түше - 200 г; - шампиньон - 200 г; - башлы суган - 1 шт.; - тоз...