Ташны кем тарата?
Моңа кадәр газета-журналларга зарланып язганым юк иде. Күптән күңелемне борчыган, йөрәгемне әрнеткән мәсьәләләрне сезнең белән уртаклашырга булдым. Мин, тумышым белән Ары авылыннан. Бүген анда, Тельман урамында, 82 яшьлек әнием яшәп ята. Ул урамга, ике йорт арасына, быелның август аенда 7-8 өем таш салып чыктылар. Без моңа бик сөендек. Ничәмә-ничә еллар...
Моңа кадәр газета-журналларга зарланып язганым юк иде.
Күптән күңелемне борчыган, йөрәгемне әрнеткән мәсьәләләрне сезнең белән уртаклашырга булдым. Мин, тумышым белән Ары авылыннан. Бүген анда, Тельман урамында, 82 яшьлек әнием яшәп ята. Ул урамга, ике йорт арасына, быелның август аенда 7-8 өем таш салып чыктылар. Без моңа бик сөендек. Ничәмә-ничә еллар таш күрмәгән бит, капка төбенә кадәр машина белән килеп булачак, имеш. Өч ай буе зарыгып, сабыр гына көттек. Болай калдырмаслар, таратырлар, дидек. Ни аяныч, бүгенге көндә шул таш өемнәре, бөтен юлны тутырып, таратылмыйча ята бирә. Нәрсә бу? Битарафлыкмы? Җавапсызлыкмы? Таратмагач, нигә салдырырга...
Заманында колхоз эшеннән кайтып кермәгән, 5 баланы аякка бастырган әни, күршегә керергә, кибеткә барырга да зар булып утырсынмы? Бүген ул сәламәт, үзен-үзе йөртә. Ләкин дөнья эшен белеп булмый. Авырып китүе, дөнья куюы да мөмкин. Ул очракта нишләргә? Таш өемнәрен кем, кайчан таратыр? Инде буран ул ташларга кар өя башлаган. Өлкән кешегә түгел, яшьләргә йөрүе дә бик авыр.
Мин моны болай калдырмыйм, әлбәттә. Карсыз, коры вакытта хәл итмәгәннәр икән, кар эченнән йөреп таратырга туры килмәгәе! Һич югы тау астына этеп төшерсеннәр! Тулысынча кар басканчы, озакка сузмыйча тигезләрләр дип өметләнәм.
Әлеге сорауны Күлле Киме авыл җирлегенә юлладык. Бу хакта авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев аңлатма бирде.
- Атна ахырында ул таш таратылды. Дөресрәге, көз көне бер тапкыр таратылган иде инде ул. Бу эш җай чыгуга карап башкарылды. Бер уңайдан ул тирәдәге электр баганасына ут та куйдык, - диде ул.
Кыскасы, алган мәгълүматларга караганда, проблема уңай хәл ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев