Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Яңа ел төнендә тәртипне ике мең полиция хезмәткәре саклаячак

Кеше күп җыелган урыннарда тәртип сагында торучылар һәм кинологлар тикшерәчәк, керү урыннарында әйберләр карап кертеләчәк.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Александр Елисеев). 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда ике мең полиция хезмәткәре тәртип саклаячак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җәмәгать тәртибен саклау, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов министрлыкта узган брифингта җиткерде.

Раштуа бәйрәмендә исә тәртип сагына 800 кеше чыгачак. Бәйрәмнең һәр көнендә 400 полиция хезмәткәре үз хезмәтен башкарачак. Гадәттән тыш хәлләр чыкканда резерв хезмәткәрләр әзерләнгән. Кеше күп җыелучы урыннарны алдан техник белгечләр һәм этләр белән кинологлар тикшерәчәк.

"Эш юнәлешләренең берсе - террорчылыкка каршы өлкә. Татарстанда барлыгы 157 чыршы шәһәрчеге эшли, шуларның 56сы төп чыршы урнашкан урыннар. Керү урыннары әйләндереп алына һәм кергәндә кешеләрне тикшерү үткәрелә. Узган ел бәйрәмнәрдә 250 мең кеше булды, быел ярты миллион чамасы көтелә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Ибраһимов.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре башка структуралар белән бергә пиротехника куллануны да караячаклар. Шул уңайдан 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим урнаштырылды. Салютларны махсус мәйданнардан гына, алар республикада 286, кулланырга рөхсәт ителә.

"Кызганыч, пиротехника белән җәрәхәт алу фактлары да бар. Быел Арча районында 13 яшьлек үсмер малай пешкән. Узган ел Казан, Чистай һәм Чаллыда 4 кеше зыян күргән иде", - дип сөйләде Рөстәм Ибраһимов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155089/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев