“Тоннель” уза
28 гыйнвар көнне район юлларында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе чираттагы "Тоннель" операциясен уздыра. Әлеге операция барышында иң элек руль артындагыларның юл-йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәүләренә аерым игътибар биреләчәк. Балаларның кышкы каникуллары белән бәйле тагын бер профилактик чара - "Кышкы каникуллар" операциясе исә 25 декабрьдән башланып 7 гыйнварга кадәр дәвам итә....
28 гыйнвар көнне район юлларында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе чираттагы "Тоннель" операциясен уздыра.
Әлеге операция барышында иң элек руль артындагыларның юл-йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәүләренә аерым игътибар биреләчәк. Балаларның кышкы каникуллары белән бәйле тагын бер профилактик чара - "Кышкы каникуллар" операциясе исә 25 декабрьдән башланып 7 гыйнварга кадәр дәвам итә. Шушы уңайдан, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов юлларда балаларның үз-үзләрен тотышына аеруча игътибарлы булу кирәклегенә басым ясый.
- Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген һәр ата-ана истә тотсын. Шулай ук, балаларның олы юлда яки юл тирәләрендә уйнауларына да юл куймаска кирәк. Кыш көне бу бигрәк тә хәтәр, кар, буран, юллардагы бозлавык, күз күременең начар булуы - болар барысы бергә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сак булыйк, - ди ул.
Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигән. Юлларда игътибарлы булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев