Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмле булсын

"Яңа ел шәме" Һәр хуҗабикә бәйрәм табынына тәмле генә түгел, оригиналь дә булган ризыклар әзерләү турында хыял­ла­на. Гаиләгезне һәм кунакларны без тәкъдим иткән "Яңа ел шәме" салаты белән гаҗәпләндерә ала­сыз. Ингридиентлар: - тавык түше - 200 г; - шампиньон - 200 г; - башлы суган - 1 шт.; - тоз...

"Яңа ел шәме"
Һәр хуҗабикә бәйрәм табынына тәмле генә түгел, оригиналь дә булган ризыклар әзерләү турында хыял­ла­на. Гаиләгезне һәм кунакларны без тәкъдим иткән "Яңа ел шәме" салаты белән гаҗәпләндерә ала­сыз.
Ингридиентлар:
- тавык түше - 200 г;
- шампиньон - 200 г;
- башлы суган - 1 шт.;
- тоз - 2-3 чеметем;
- үсемлек мае - 1 аш кашыгы;
- бәрәңге - 2 шт.;
- йомырка - 3 шт.;
- майонез - 1 аш кашыгы;
- петрушка, каты сыр, гранат, кишер, татлы борыч,
олива - бизәү өчен
Гөмбәне пластинкалап кисәбез, шакмаклап туралган суган белән кыздырабыз. Суынган гөмбәгә пешкән һәм шакмаклап туралган йомырка, тавык ите, бәрәңге кушабыз, тоз өстәп, майонез салабыз.Тарелкага болгатылган салатны тигезләп җәябез, йомырка агын вак угычтан уып, салат өстенә сибәбез. Аскы өлешен петрушка белән бизәп җибәрәбез. Сырдан турыпочмак кисәбез - бу безнең шәм була. Аны салатның нәкь уртасына урнаштырып, бер-ике тамчы майонез сылыйбыз. Шәмнең утын кызыл борычтан кисәбез, оливки фитиле була. Соңгы штрих - болгар борычыннан кызыл бант ясыйбыз, ул салатны тагын да бизәп җибәрер. Гранат һәм вакланган кишер белән кырыйларын бизибез. Әзер салатны алдан 20-30 минут суыткычта тотып, салкын килеш бирәбез.

Тәрәч балыгыннан салат
Социаль челтәрдәге дустыбыз, Казак Үртәменнән Резеда Хәйруллина Яңа 2018 елны каршылау өстәленә бик тәмле салат рецепты тәкъдим итә.
"Кояшлы" дип аталучы салатның төп ингридиенты - тәрәч балыгы (треска) бавыры.
Пешкән һәм угыч аша чыгарылган бәрәңге, консервадан тәрәч балыгы бавыры, вак итеп туралган яшел суган, майонез, вак итеп туралган тозлы кыяр, уылган тавык йомыркасы агы, пешкән һәм уылган кишер, майонез, уылган сырны шушы тәртиптә катламлап тезәргә.

Сырлы печенье. Гади һәм тәмле
Социаль челтәрдәге дустыбыз Розалия Галимҗанова "Нямка. Кулинарные рецепты"дан бик тәмле сырлы печенье тәкъдим итә.
Кирәк:
110 грамм бодай оны, 1 данә тавык йомыркасы, 140 грамм каты уылган сыр, 2 аш кашыгы сөт, 50 грамм сыер мае.
Барысын бергә болгатып, түгәрәкләп формага кертергә һәм пешерергә.
Бәйрәм белән дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев