Яңа Әтнә клубы ачылды
"Сезнең авылныкы - сезнеке, безнең авылныкы - безнеке..." Туфан абыйның әлеге сүзләрен кулланасы килеп китте бүген. Яңа Әтнә (РТС) клубы безнең авыл булмаса да, безнекенә әйләнде, безнеке диюем, районныкына. Район үзәгендә мәдәният үзәге булмау сәбәпле, бөтен кичә-концертлар Яңа Әтнә мәдәният үзәгендә үтте чөнки. Бардык, карадык, салкынлыгы үзәккә үтсә дә, әлеге...
"Сезнең авылныкы - сезнеке, безнең авылныкы - безнеке..." Туфан абыйның әлеге сүзләрен кулланасы килеп китте бүген. Яңа Әтнә (РТС) клубы безнең авыл булмаса да, безнекенә әйләнде, безнеке диюем, районныкына. Район үзәгендә мәдәният үзәге булмау сәбәпле, бөтен кичә-концертлар Яңа Әтнә мәдәният үзәгендә үтте чөнки. Бардык, карадык, салкынлыгы үзәккә үтсә дә, әлеге клубның мәдәниятчеләренең үз эшләрен яратып, бирелеп башкарулары җылытты. "Һай шушыларга бер җылы мәдәният йорты булса, нишләмәсләр иде", дип тарала идек. Һәм менә, ниһаять, бүген тормышка ашты ул теләк.
Яңа Әтнә мәдәният йортын төзекләндерү берничә елга сузылса да, үзен аклады. Өр-яңа җылы клуб бүген һәркайсыбызны шатландырды.
Әлеге бинаны ачу тантанасында район хакимиятеннән, район башкарма комитеты урынбасары Марат Лотфулла улы Халиков авыл халкын, бирегә килүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Төзекләндерү эшләренең барышына тукталып,төзүчеләргә рәхмәт белдереп, мәдәният хезмәткәрләренең эшен бәяләп үтте. Яңа елга хакимияттән бүләк - яңа мәдәният йорты... - әйткәнемчә, бирегә килүчеләрнең ( ә алар бәйрәм алды булгангамы күп түгел иде) күңелен күтәрде.
Мәдәният белгече Әлфинә Илдар кызының чыгышын да алкышладылар. Эче тышы белән тынышкач, "Исән-сау эшләргә язсын", дип таралышты халык.
Күңелдә азрак ризасызлык булса да, күрше авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең котлауларын да күрәсе килгән иде, куандык. Ә яңа мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Габделнур кызы Гыйлаҗева кебек дулкынланучы булмагандыр. Аның, хезмәткәрләренең Кече Әтнә, Җөлби авылларын "клуб сәхнәсенә" әйләндереп бетергәнен кайсыбыз белми...
- Клубны япкан бар, ачкан юк иде, ниҺаять андый тантананы күрергә дә насыйп булды бит. Аллага шөкер, рәхмәт җитәкчеләребезгә, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка, безгә булган ышанычларын аклап, исән - сау эшләргә насыйп булсын. Авыл халкы йөреп торсын. Клубның гөрләп эшләп торуы тамашачыдан тора бит... - диде Алсу Гыйлаҗева саубуллашканда.
Ә Яңа мәдәният йорты бүген эшен башлап, тамашачыларын Яңа ел кичәсенә чакырды. Рәхим итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев