Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штрафны түләмәсәң – арест

Өч кенә эш көне булган узган бәйрәм атнасында район юлларында барлыгы 30 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында техник яктан төзексез машинада йөргән өчен - өч, куркынычсызлык каешын такмаган - ике, һәлакәт урынын ташлап киткән өчен - бер, документларын өйдә онытып калдырган - бер, страховкасының вакыты чыккан - дүрт, номерлары...

Өч кенә эш көне булган узган бәйрәм атнасында район юлларында барлыгы 30 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында техник яктан төзексез машинада йөргән өчен - өч, куркынычсызлык каешын такмаган - ике, һәлакәт урынын ташлап киткән өчен - бер, документларын өйдә онытып калдырган - бер, страховкасының вакыты чыккан - дүрт, номерлары пычрак алты йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бер җәяүлегә юлны дөрес чыкмаган өчен штраф салынган. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган йөртүчегә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Дүртенче глобаль "Сохрани жизнь - сбавь скорость" атналыгы узуы турында язган идек. Шул атналык кысаларында алты тизлек яратучы райондашыбызга да протоколлар төзелгән. Барлыгы биш вак юл һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр юк. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре кичке якта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны көчәйтүгә басым ясыйлар. Штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең кабат исләренә төшереп узасы килә - моның өчен штрафны икеләтә күләмдә түләү, 15 тәүлеккә кадәр арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев