Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәймиев: Казан Кремлен торгызуны дәвам итәбез

Республиканың дәүләт киңәшчесе кураторлык иткән "Яңарыш" фонды "Казан Кремле" архитектура комплексындагы объектларны торгызырга җыена. Бу хакта Минтимер Шәймиев хәбәр иткән. ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән объектларны яхшыртырга мөмкин, әмма начар хәлгә төшерергә ярамый. Шәймиев сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салган документлар буенча, Кремльдән ТР Президенты аппаратыннан тыш барлык административ...

Республиканың дәүләт киңәшчесе кураторлык иткән "Яңарыш" фонды "Казан Кремле" архитектура комплексындагы объектларны торгызырга җыена. Бу хакта Минтимер Шәймиев хәбәр иткән.

ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән объектларны яхшыртырга мөмкин, әмма начар хәлгә төшерергә ярамый. Шәймиев сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салган документлар буенча, Кремльдән ТР Президенты аппаратыннан тыш барлык административ структуралар да чыгарылган.

"Казан Кремле стенасында ярыклар барлыкка килгәнне көтмичә, эшне башларга кирәк. Бик җаваплы эш, ул ЮНЕСКОның тиешле комиссияләре тарафыннан уңай бәяләнә", - дигән Минтимер Шәймиев.

Чыганак: inkazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев