26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
“Улым суга төшкәндәй юкка чыкты, бер айдан бирле тилмерәм”
Иске елның соңгы көннәрен ваклаганда, Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче Дания Галимҗановага гаять зур борчу килә.
-
Юл һәлакәте: корбаннар бар
Кичә төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә Мәскәү - Чиләбе авторассасының Бөгелмә районындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте була. 14 нче модельле ЛАДА автомобиле шоферы каршы полосага чыга һәм "Скания" йөк машинасы белән бәрелешә. Ладаның 1966 елгы шоферы урында ук һәлак була. Чыганак: almet-rt.ru
-
Яшүсмерләрнең интернет челтәре белән чиктән тыш мавыгулары аянычлы тәмамланырга мөмкин
Уен формасында оештырылган төркемнәр аларны үзләренә кул салуга этәрә. Әлеге адымга барырга 50 көн дә җитә. Шулай егетләр һәм кызларга төрле биремнәр бирелә. Гадәттә уен иртәнге һәм төнге сәгатьләргә туры килә. Әгәр дә сез балагызның тыелган төркемдә утыруын абайласагыз, кичекмәстән ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк. Белгечләр дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк....
-
Тагын кеше югалды... тагын Каменкада...
Бу юлы Казанда яшәүче өеннән чыгып киткән һәм югалган. Сәбәбе бардыр инде, ул мөгаен Биектау районының Каменка бистәсенә юл алгандыр, дип санала. Богданов Андрей Александрович, 1989 елда туган. 21 гыйнвар көнне өеннән билгесез юнәлештә чыгып киткән, шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез. Аерым билгеләре: буе - 172 сантиметр, таза гәүдәле, чәчләре...
-
Шәймиев: Казан Кремлен торгызуны дәвам итәбез
Республиканың дәүләт киңәшчесе кураторлык иткән "Яңарыш" фонды "Казан Кремле" архитектура комплексындагы объектларны торгызырга җыена. Бу хакта Минтимер Шәймиев хәбәр иткән. ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән объектларны яхшыртырга мөмкин, әмма начар хәлгә төшерергә ярамый. Шәймиев сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салган документлар буенча, Кремльдән ТР Президенты аппаратыннан тыш барлык административ...
-
Татарстанда уртача хезмәт хакы үскән
Бу хакта республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр иткән.
-
"Тормыштагы иң яхшы елларым..."
Ул Олы Мәңгәрнең 1898 елгы Әхмәтов Шакир һәм 1899 елгы Әсмабикә гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә.
-
Балаларга игътибарлы булыгыз
Мәктәпкә бармыйча, дәрес калдырып йөрсәң дә җавап тотарга туры киләчәк хәзер.
-
Әтнәдә туучылар - аз, үлүчеләр - күп
Яңа 2017 елга да акрынлап кереп барабыз.
-
Әтнә силосы – Россиядә иң яхшысы
Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән "Лучший кукурузный силос" исемле конкурс оештыра. Бәхәссез, тупас азыкның югары сыйфатлы булуы сөтчелектәге терлекләрне тукландыруда бик мөһим роль уйный. Чөнки ул тукландыруда иң зур икътисади эффектка ия булган чыганак дип санала. Мондый конкурс уздыру тупас азыкның сыйфатын яхшыртып, бер...
-
Әтнәнең тәүлеклек тулай савымы – 173,8 тонна!
Узган елга карата тәүлеклек тулай савым район буенча 119 % тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 26 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнәнең тәүлеклек тулай савымы 173,8 тоннаган җитте. Бүгенге көндә ай башына карата 12,3 тонна, алдагы көннән 0,4 тонна сөтне артык саудык. Дөресен әйтергә кирәк, бу күрсәткечләр барысы да...
-
Гөлназ Шәрипҗанова: "4 ел яшәп, өйгә Коръән укытмаган идек"
Популяр җырчы-алып баручылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар фатирларына Коръән ашы укытты. Чакырылган кунаклар арасында эстрадабызның танылган артистлары Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева да булган. - Гөлназ, Коръән ашын нинди уңайдан укыттыгыз? - Казанга үз эшләре буенча әби килгән иде. Форсаттан файдаланып, ул монда чакта аш үткәрергә уйладык. Дүрт ел...
-
Татарстанда бала тудыру йортыннан сабыйны милли киемдә алып чыкканнар
Актаныш районының Адай авылында яшәүче тәүге тапкыр әни булган Гүзәл Дәүләтова сабые белән бала тудыру йортыннан чыгу өчен алдан бик яхшылап хәзерләнгән. Улын ул башкалар кебек гадәти юрганга биләмәгән, ә милли орнаментлар белән бизәлгән камзул һәм түбәтәйдән алып чыккан. Ә кечкенә "егет"кә Динислам дип бик матур исем кушканнар. Үзенчәлекле исемле...