Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә силосы – Россиядә иң яхшысы

Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән "Лучший кукурузный силос" исемле конкурс оештыра. Бәхәссез, тупас азыкның югары сыйфатлы булуы сөтчелектәге терлекләрне тукландыруда бик мөһим роль уйный. Чөнки ул тукландыруда иң зур икътисади эффектка ия булган чыганак дип санала. Мондый конкурс уздыру тупас азыкның сыйфатын яхшыртып, бер...

Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән "Лучший кукурузный силос" исемле конкурс оештыра.

Бәхәссез, тупас азыкның югары сыйфатлы булуы сөтчелектәге терлекләрне тукландыруда бик мөһим роль уйный. Чөнки ул тукландыруда иң зур икътисади эффектка ия булган чыганак дип санала. Мондый конкурс уздыру тупас азыкның сыйфатын яхшыртып, бер килограмм сөт алуга киткән тупас азыкның үзкыйммәтен күтәрергә дә булыша. Лабораториядә химик анализ да, мәгълүматлар да исәпкә алына. Анализда коры матдә, лактациягә тотылучы чиста энергия, органик матдәне ашкайнату коэффициенты, аммиаклы фракция, крахмал һәм нейтраль-детергент күзәнәкләр хәлиткеч роль уйный.

Конкурста Россиянең күп төбәкләреннән сөтчелек фермалары катнашкан. Бу хакта лаборатория сайтыннан укып белә аласыз. Ә узган елгы нәтиҗәләре өлешчә билгеле булды. Өлешчә, чөнки, әлегә финалга чыккан 10 хуҗалык исемен генә игълан иттеләр. Ә җиңүчеләр белән соңрак, "Агроферма-2017" күргәзмәсе кысаларында таныштыралар. Финалдагы "унлык" арасында Әтнәнең "Шахтер" һәм "Тукай" хуҗалыкларын күрү, үзенә күрә бер горурлык хисе тудыра. "Унлык"та берьюлы ике хуҗалыгыбыз булу, Әтнә силосы - Россиядә иң яхшылардан санала дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ә бу терлекчелек продукциясе, беренче чиратта сөт арту сәбәпләренең берсе.

Чәршәмбе көнне Россиядәге штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан әлеге лаборатория вәкиле - Надежда Байман составындагы тулы бер делегация Әтнәгә килде. Кунакларны районның ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов озата йөрде. "Килүебезнең максаты - җиңүчеләр, номинантлар белән якыннан, биредәге эш шартлары белән танышу", - диде ул. Делегация составында әлеге фирманың күпсанлы партнерлары да килгән. Үзенә күрә "Түгәрәк өстәл" оештырып, киңәшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән мөмкинлек булды бу. Киңәшмә "Тукай" директоры Илфат Хәкимов бүлмәсендә узды. Киңәшмәдә "Шахтер" җитәкчесе Айназ Хәкимов, республиканың терлек азыгы җитештерү өлкәсендәге фирма, хуҗалык белгечләре дә катнашты. Биредә лабораториянең вәкиллеген ачу буенча да сүз булды. "Өч елга якын компаниянең яңа вәкиллеген кайда булдыру юнәлешендә уйландык. Ниһаять, бу өлкәдә беренче адым ясалды", - диде делегация җитәкчесе.

Үзара әңгәмәгә килсәк, сүз башлыча, силосның туклыклылык системасы буенча барды. Күпчелек ашкайнату коэффициенты бик мөһим дигән фикердә. Надежда Байман да "Сезнең ике хуҗалыкта да ашкайнату коэффициенты күрсәткечләре яхшы, ә "Шахтер"да югарырак. Консервация, трамбовка, РН күрсәткече, транзит крахмал да бик яхшы", - дип билгеләде. "Сездәге яхшы нәтиҗәне генә түгел. Ул нәтиҗәгә ничек ирешүегез дә кызыксындыра", - дип тә өстәде.

Кунакларны бездәге терлекчелекнең өстенлекле юнәлешләре дә (ә бездә яңа сөтчелек комплекслары төзелә, димәк, баш саны арта һ.б.), кукуруз игү технологиясе дә кызыксындырды. Сүз уңаеннан, кукурузның иртә өлгерә торган сортларын игәргә тәкъдим иттеләр.

Кыскасы, бик мөһим әңгәмә булды ул: бәхәссез, ике як өчен дә. Әнә бит, делгация җитәкчесе үзе дә: "Безнең Нидерландта урнашкан баш берәмлектәге белгечләр дә төрле чит илләрдә йөреп, уңай өлкәләрне алып кайтып кулланалар", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев