Әтнәдә туучылар - аз, үлүчеләр - күп
Яңа 2017 елга да акрынлап кереп барабыз.
Шушы елны райоыбызда иң беренче бала 11 гыйнварда гына дөньяга килгән. Малай кеше, әти-әнисе аңа Наил дип исем биргәннәр. Икенче көнне үк 12 гыйнварда кыз бала дөньяга аваз салган. Аның исеме Азалия. Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә районда 5 бала туган. Кызганычка каршы, бакыйлыкка күчүчеләр дә бик күп. Аларның саны 13кә җиткән. Аллаһка тапшырдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев