Татарстанда уртача хезмәт хакы үскән
Бу хакта республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр иткән.
9 айда татарстандагы уртача хезмәт хакы 6 процентка артып, 29665 сумга җиткән.
- Икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакын 8252 сумга җиткердек, - дигән ул тармакның йомгаклау киңәшмәсендә. Шул ук вакытта "2017 елга төп бурыч - халыкның 2014-2016 еллардагы кризистан соңгы керемнәрен торгызу һәм минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына җиткерү", - дип билгеләгән.
Чыганак: prokazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев