Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тормыштагы иң яхшы елларым..."

Ул Олы Мәңгәрнең 1898 елгы Әхмәтов Шакир һәм 1899 елгы Әсмабикә гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә.

1943 елны әтиләре Шакирны сугышка алалар һәм ул шунда һәлак була. Өй тулы бала әниләре Әсмабикә һәм олы кызлары Хәдичә күзенә карап кала. Фаязга ятимлек ачысын күп татырга туры килә. Ләкин укуга омтылышы көчле булгандыр, ул Әтнәгә йөреп урта белем ала, үзен укытучылык эшенә багышлый. Олы Мәңгәрдә әле дә аның укыткан укучылары байтак. Безнең һәрберебезнең язмышы Аллаһ кулында, диләр. Фаяз абыйны Аллаһ укытучы итеп түгел, офицер итеп яраткан икән. Фаяз Шакир улының үз истәлекләре белән танышып китик.

"Мин, Шакиров Фаяз Шакир улы, 1928 елның 1 ноябрендә Олы Мәңгәр авылында туганмын. Без 8 бала - 2 кыз, 6 малай булганбыз. Бүгенге көндә мин генә исән. Азрак авыргаласам да, балаларым Фәридә, Радик тәрбияләп, карап торгач, яшим әле. Тормыш иптәшем Назгөлгә дә 85 яшь, ул да әлегә сау-сәламәт.

Әти 1943 елга кадәр тегермәнче булып, җәй көне су тегермәнендә, кыш көне җил тегермәнендә эшләде. Аны 1943 елда сугышка алдылар, ул шуннан кайтмады.

Мин җәй көннәрне су буенда, әти янында тегермән тирәсендә кайнаштым. 1936-1946 елларда мәктәптә укыдым. 10 сыйныфны Олы Әтнә мәктәбендә бетердем. Ул елларда бик күп малайлар Казанга, ФЗОга китәләр иде. Мине укытучы Хәдичә апам анда җибәрмәде, укырга кушты. 10нчы сыйныфны авылдан без 3 кенә укучы тәмамлый алдык: Сафиуллин Хәйдәр, Шакирова Кәүсәрия һәм мин. Урта белем миңа киләчәктә офицер булырга ярдәм итте.

10 сыйныфны бетергәч, Иске Мәңгәрдә, Олы Мәңгәрдә һәм Арыда башлангыч сыйныфларны укыттым. 1948 елның 17 декабрендә армиягә алдылар. Ленинградта ел ярым хезмәт иткәч, 4нче хәрби училищега җибәрделәр. Анда 1950-53 елларда укып лейтенант званиесе алгач, Германиядә 1953-59 елларда 6 ел хезмәт иттем. 1959 елда Казан шәһәренә кайтып, Кремльдә авторота командиры булдым. 1961 һәм 1963 елларда Казахстанга чирәм җирләргә барырга насыйп булды. 1963 елда Рязань шәһәрендә югары офицерлар әзерли торган курсларда 3 ай укыдым. 1964 елдан Венгрия башкаласы Будапештта 5 ел автобатта хезмәт иткәч, 1969 елдан Сызрань шәһәренә часть командиры итеп кайтардылар.

1979 елда , Совет Армиясендә 31 ел хезмәт иткәннән соң, демобилизацияләндем. Хезмәт итү дәверендә, Аллаһка шөкер, хәвеф-хәтәрләр

булмады. Хезмәт иткән елларымны тормышымдагы иң яхшы еллар дип саныйм. Ул еллар әле дә төшемә кереп йөдәтәләр.

Улым Радик та минем юлны сайлады, Ульяновскида ГСМ буенча хәрби училище бетерде. Хәзер отставкага чыгып охранада эшли.

Олы Мәңгәр мәктәбе, анда мине укыткан укытучылар: Халиков Гарифҗан, Сабиров Әхәт абыйлар, Куртаваева Мәрьям апа хәтердән чыкмыйлар.

Олы Мәңгәр мәктәбендә укытканда директор Шакирҗанов Артур абый һәм завуч Мәрдәнов Шәмси минем дәресләргә еш кереп утыралар иде. Алар миңа киңәшләре белән бик булыштылар.

Олы Мәңгәрдә Госман абый Ибраһимовлар белән Таҗи Гыйззәтнең "Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны" дигән спектакль куеп йөргән вакытлар да искә төшә.

Эштән туктагач, Ринат, Тимур, Булат исемле оныкларны тәрбияләргә булыштым. Икесе инде укып бетереп эшлиләр, ә Булат Ульяновскидагы Югары хәрби очучылар әзерли торган училищеның 4 нче курсында укый.

Илсур, син Олы Мәңгәр авылы турында китап язып зур эш башкаргансың. Аның өчен сиңа мең рәхмәтләр белдерәм. Бу изге эшеңдә сиңа зур уңышлар телим", - дип елмая.

Күпне күргән, күпне кичергән авылдашыма да рәхмәт - яшәгәне, эшләгәне, тырышканы, булдырганы өчен. Аның кебекләр күп булса икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев