Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син көчле булып кара

Көчле бит син,дияләр дә Күзләргә яшьләр тула... Син дигәнчә генә шома Бармый икән шул дөнья. Күзгә тулган яшьләрнең дә Кипкән мәллләре була Җаның сызлаган минутта Син көчле булып кара. Бәхетеңне учларыңнан Югалтмый сакларсыңмы? Кулларың арып талганын Югалткач..аңларсыңмы? Усал теллеләрне узып Яклап кара сүзеңне!? Көчле бит син! дигәннәргә Йә...күрсәт үз-үзеңне! Тыштан...

Көчле бит син,дияләр дә
Күзләргә яшьләр тула...
Син дигәнчә генә шома
Бармый икән шул дөнья.
Күзгә тулган яшьләрнең дә
Кипкән мәллләре була
Җаның сызлаган минутта
Син көчле булып кара.
Бәхетеңне учларыңнан
Югалтмый сакларсыңмы?
Кулларың арып талганын
Югалткач..аңларсыңмы?
Усал теллеләрне узып
Яклап кара сүзеңне!?
Көчле бит син! дигәннәргә
Йә...күрсәт үз-үзеңне!
Тыштан гел елмаеп йөреп
Алдыйм ахры үземне...
Мәҗбүрмен бүген аңларга
Көчле түгеллегемне.
Гөлфия Шиһапова,
Олы Әтнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев