Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигый ресурслар министрлыгы: Россия авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән бере бик начар хәлдә

Барлыгы илебездә 400 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуларның 200 млн гектары - аеруча кыйммәтле кишәрлекләр. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Россия авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән бере критик хәлдә, аларга сазлану, эрозия, су басу һәм чүлгә әйләнү яный. Россия Табигый ресурслар министрлыгы әйләнә-тирәнең торышы һәм аны саклау турындагы дәүләт докладында...

Барлыгы илебездә 400 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуларның 200 млн гектары - аеруча кыйммәтле кишәрлекләр.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Россия авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән бере критик хәлдә, аларга сазлану, эрозия, су басу һәм чүлгә әйләнү яный. Россия Табигый ресурслар министрлыгы әйләнә-тирәнең торышы һәм аны саклау турындагы дәүләт докладында шундый мәгълүматлар китергән. Бу хакта Известия яза. Ведомство мәгълүматлары буенча, вәзгыятьне кискенләткән факторлар - төзелеш эшләре, калдыкларны урнаштыру, казылмалар табу эшчәнлеге.

Вәзгыятьне яхшырту өчен Табигый ресурслар министрлыгы илдә 1990 елларга кадәр гамәлдә булган җир хезмәтен торгызырга тәкъдим итә. Ул агроэкологик мониторинг, җир кадастрын алып бару, яңа нормативлар эшләү белән шөгыльләнер иде, ди белгечләр.

Барлыгы илебездә 400 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуларның 200 млн гектары - аеруча кыйммәтле кишәрлекләр: сөрүлекләр, көтү чыгу, печән үстерү, виноград үстерү җирләре.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/20/148605/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев