Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын киттеләр...

Спортчыларыбыз быел бик актив, берсенән кайталар икенчесенә китәләр, сөбханалла уңышлары да сизелерлек яхшырды. Остарганнан остаралар. Биюче биеп остарган кебек. Үзләре дә теләп шөгыльләнәләр, тренерлар да зур көч куя. Әле генә көрәшчеләребез Теләчедә үзләренең көчләрен сынаганнар иде. Кызганыч, артык зур нәтиҗәгә ирешә алмадылар, шулай да 4 урында калучы булды. 17 кешелек...

Спортчыларыбыз быел бик актив, берсенән кайталар икенчесенә китәләр, сөбханалла уңышлары да сизелерлек яхшырды. Остарганнан остаралар. Биюче биеп остарган кебек. Үзләре дә теләп шөгыльләнәләр, тренерлар да зур көч куя.

Әле генә көрәшчеләребез Теләчедә үзләренең көчләрен сынаганнар иде. Кызганыч, артык зур нәтиҗәгә ирешә алмадылар, шулай да 4 урында калучы булды. 17 кешелек команда булганга да күңел шатланып куйды.

- Икенче әйләнештә күз тиде егетләргә, башта бик әйбәт көрәштеләр. Аннан соң Салават Фәтхетдинов призына көрәшкә килүчеләр дә осталар инде. Бүген 2002-2004 елгы көрәшчеләребезне, зур өметләр баглап, Актанышта уза торган республика бәйгесенә озатабыз. 12-14 апрельгә кадәр барачак бу ярыш уңыш китерсен иде инде...- ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Шулай ук бүген 2002 һәм аннан да кечерәк яшьтәге волейболчы кызларыбыз да Мамадышта узачак республика бәйгесенә киттеләр. Бу бәйге дә 12-15 апрельгә кадәр дәвам итә. Уңышлар юлдаш булсын сезгә. Имин юллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев