Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан яшьләре бердәм булырга чакыра

Казанның "Корстон" ял үзәгендә "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" дигән лозунг астында республикакүләм иҗтимагый форумы булып узды. Аның эшчәнлегендә Татарстанның бөтен районыннан 300гә якын кеше катнашты. Форумда катнашкан 40 тан артык яшьләр оешмалары әгъзалары инициативасы белән "Президент белән бергә"республика иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салынды. Аның төп максаты -...

Казанның "Корстон" ял үзәгендә "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" дигән лозунг астында республикакүләм иҗтимагый форумы булып узды. Аның эшчәнлегендә Татарстанның бөтен районыннан 300гә якын кеше катнашты. Форумда катнашкан 40 тан артык яшьләр оешмалары әгъзалары инициативасы белән "Президент белән бергә"республика иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салынды. Аның төп максаты - татарстанлыларны берләштерү, президент программалары һәм инициативаларын тормышка ашыруга конкрет гамәли ярдәм күрсәтү. Форумда катнашучылар арасында республика иҗтимагый яшьләр палатасының Әтнә районы буенча җитәкчесе Сылу Зарипова да бар иде. Ул әлеге форум турында менә нәрсәләр сөйләде. - Әлеге форумда эш барысы өч мәйданчыкта барды - "Стратегия - 2030", "Иҗтимагый киңлекләрне үстерү" һәм "Татарстан: эшлә, өйрән, бүлеш, үзгәр!" Шәхсән үзем " Стратегия - 2030" мәйданчыгы эшчәнлегендә катнаштым. Без үзара әлеге проектның нинди мәсьәләләрне үз эченә алуы турында әңгәмә алып бардык, әлеге проект өстендә эшләүче яшь белгечләрнең , иҗтимагый оешма җитәкчеләренең чыгышларын тыңладык. Шунда ук аларга сорау бирү мөмкинлеге дә булды. Интерактив рәвештә барган бу аралашу катнашучыларның барысы өчен дә бик нәтиҗәле булды дип уйлыйм. Ә инде проектның үзенә килгәндә, аның төп максаты - "кеше капиталы"(человеческий капитал) на игътибар. Ул кешенең сәламәтлеген кайгырту, аңа яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдыру, уку һәм укыту мөмкинлеген үз эчен ала. Бу очракта билгеле инде, кешенең рухи һәм әхләкый факторлары да исәпкә алына. "Республикабызда яшәгән һәрбер кеше дә шушы стратегияне үз стратегиясе итеп кабул итсә - бу бик зур алга китеш булыр иде. Без бердәм булырга тиеш",- дип басым ясады үз чыгышында "Сәләт" оешмасы башкаручы директоры Тимур Сөләйманов та. Форумның икенче өлешендә исә барлык катнашучылар бергәләп мәйданчыклар эшчәнлегенә йомгак ясады. Шунда ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан халыкара яшьләр лигасының башкарма комитет директоры Дилбәр Садыкова чыгышын да тыңлап уздык. Озакламый узачак "Яхшылык атнасында" катнашырга чакырган региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Синеглазованың чыгышын да зур игътибар белән тыңладык. Соңыннан форумның резолюциясе кабул ителде. Әлеге форум кысаларында Татарстан лидеры һәм аның командасы тәкъдим иткән "Стратегия -2030" проекты каралды һәм кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев