17 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә Карга боткасы ашадылар
Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасында язның матур бәйрәмнәреннән берсе - Карга боткасы бәйрәмен үткәрделәр. Сабыйлар яз турында матур шигыр ьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шунда ук өйдән- өйгә кереп хуҗалардан Карга боткасына ярма, йомырка, май җыю күренешен дә күрсәтеп үттеләр. Уеннар да читтә калмады, командаларга бүленеп аркан тарттылар, "эз"гә басып йөрделәр, таҗлардан...
-
Татарстан яшьләре бердәм булырга чакыра
Казанның "Корстон" ял үзәгендә "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" дигән лозунг астында республикакүләм иҗтимагый форумы булып узды. Аның эшчәнлегендә Татарстанның бөтен районыннан 300гә якын кеше катнашты. Форумда катнашкан 40 тан артык яшьләр оешмалары әгъзалары инициативасы белән "Президент белән бергә"республика иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салынды. Аның төп максаты -...
-
Әтнә хастаханәсендәге ветераннар палатасы
Хастаханәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан ветераннар өчен махсус палаталар булдыру турында программа кабул ителгән иде. Әлеге программа узган ел гына тормышка ашырыла башласа да, Әтнә үзәк хастаханәсендә мондый ике палата 2012 елдан бирле эшләп килә. Әлеге палаталарның уңайлыклары турында газетаның узган саннарында язып үткән идек...
-
Синоптиклар һава торышы начарая диләр
Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы хакында хәбәр итәләр. Россиянең Европа өлешенә төньяк Атлантика циклоны үтеп кергән. Нәтиҗәдә Татарстанның кайбер районнарында яңгыр, юеш кар көтелә. Өстәвенә, җил шактый көчәя. Моннан тыш, азрак суытыр да, диләр.
-
Кабат Әтнәдәге җир пайлары турында
Прокуратурага җир өлешләрен (җирнең пай участокларын) алырга ярдәм итүне сораган мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Элекке колхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җирләрен приватизацияләү мөмкинлеге РСФСРның 1991 елгы Җир кодексында 8 һәм 9 маддәләрдә үк каралган. Әмма практикада авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрне приватизацияләү Россия Федерациясе Президентының 1991 елгы 27 декабрьдәге 323нче...
-
Россия Президенты ОСАГО буенча үз фикерен белдерде
Россия Президенты Владимир Путин ОСАГО полисының бәясе артуын икътисадый яктан мәҗбүри чара дип атады. Бу хакта ул Россия гражданнары белән булган турыдан-туры элемтә барышында белдерде. «ОСАГО бәясен арттыру карары Үзәк банк тарафыннан кабул ителде. Беренчедән, аның ставкасына 11 ел дәвамында коррекция ясалмады. Икенчедән, курска бәйле рәвештә запчасть бәяләре артты. Өченчедән,...