Татарстанда бүген җиңелчә буран көтелә
Җәмгыять

Татарстанда бүген җиңелчә буран көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булу турында кисәтә.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарында кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән җиңелчә буран көтелә. Юлларда - бозлавык.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - -1..-6, көнчыгыш районнарда - -11, Казанда -1..-3 градус булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/12/154115/


Нет комментариев