Татарстанда иң зур сан
Җәмгыять

Татарстанда иң зур сан

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү буенча биргән оператив мәгълүматларында 28 февральгә республиканың 3401,1 тонна тулай савымга ирешүе турында хәбәр ителә. Әлеге сөтнең 6 процентка якыны - Әтнә өлеше! Бу көнгә районда тулай савым 201,5 тонна тәшкил итте. Узган елгыдан 18 тоннага артык, ягьни 110 %. Элеккечә үк тулай савымы...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү буенча биргән оператив мәгълүматларында 28 февральгә республиканың 3401,1 тонна тулай савымга ирешүе турында хәбәр ителә. Әлеге сөтнең 6 процентка якыны - Әтнә өлеше! Бу көнгә районда тулай савым 201,5 тонна тәшкил итте. Узган елгыдан 18 тоннага артык, ягьни 110 %. Элеккечә үк тулай савымы 200 тоннадан артык булган 3 район бар. Болар - Кукмара, Балтач һәм Әтнә. Дөрес, Балтачныкы алдагы көннән азрак кимегән. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына карата Әтнә районында 377 килограмм сөт җитештерелә. Бу - Татарстанда иң зур сан.


Нет комментариев