Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы пәйда булды
Җәмгыять

Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы пәйда булды

2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда, төгәлрәк әйткәндә, 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән, 44 миллион сум - федераль бюджеттан...

2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда, төгәлрәк әйткәндә, 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.

2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән, 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән.

2017 елда республикада 131 спорт объекты төзелде: 100 спорт мәйданчыгы, ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы.

Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы ачылды - 11 муниципаль районда берәр объект.

Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары - барлыгы 113 яңа объект кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүленәчәк.

Фото: Т.Волкова

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/28/156300/


Нет комментариев