Дөньядагы иң кадерле кешебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Гаилә дигән патшалыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме һәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал! Сиңа язгы кояш нурыдай аяз...
Дөньядагы иң кадерле кешебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Гаилә дигән патшалыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме һәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал! Сиңа язгы кояш нурыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил,
улың Рафил, киленең Гүзәл, кызың Алия,
оныкларың Азалия, Ралия.
Нет комментариев