Түбән Камада машина юл коесыннан чыгып баручы эшче өстенә менгән
Җәмгыять

Түбән Камада машина юл коесыннан чыгып баручы эшче өстенә менгән

Эшчеләр кое тирәсенә киртә һәм эш бару турында кисәтү билгеләре куймаган була. (Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада торак йорт янында ике эшче канализация коесында эшли. Шул вакытта, аларның берсе коедан чыгып барганда, аның өстенә руль артында хатын-кыз утырган "Ниссан Жук" машинасы менә. Бу хакта "Вести КамАЗа" яза. Хатын-кызның автопарковкадан...

Эшчеләр кое тирәсенә киртә һәм эш бару турында кисәтү билгеләре куймаган була.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада торак йорт янында ике эшче канализация коесында эшли. Шул вакытта, аларның берсе коедан чыгып барганда, аның өстенә руль артында хатын-кыз утырган "Ниссан Жук" машинасы менә. Бу хакта "Вести КамАЗа" яза.

Хатын-кызның автопарковкадан чыгып барышы була, ул башта - бордюрга, ә аннан соң коега менә. Фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүченең кабыргалары сына, ул хастаханәгә озатыла. Полиция хезмәткәрләре булган хәлләрне ачыклый. Эшчеләр кое тирәсенә киртә һәм кисәтү билгеләре куймаган була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/02/147533/


Нет комментариев