Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Көек укучылары походта

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтында кызык мәгълүматлар биргәннәр.

"Мәктәп каршында ачылган «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагереның 7нче көне «Табигатьне өйрәнәбез» исеме астында узды. Иртәнге аштан соң җыенып, Ашыт буена походка кузгалдык. Балалар үзләре белән кармакларын да алдылар. Көн дә бик матур булды. Ашыт буйларын күзәттек. Кондызларның ояларын да, алар кимергән юан агачларны да игътибарсыз калдырмадык. Балалар балык каптырган арада учак ягып җибәрдек. Соңыннан балык шулпасы пешердек. Түгәрәк табын артында гөр килеп сыйландык. Табигатькә сокланып, рәхмәтләр әйтеп мәктәпкә юл алдык", - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев