Түгәрәккә йөрүчеләр урын яулый
Җәмгыять

Түгәрәккә йөрүчеләр урын яулый

"Үз кулларың белән әкият" (Сказка своими руками) мөмкинлекләре чикле балалар республика бәйгесендә катнашып, мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәгенә йөрүче Айгөл Гарипова өченче урынга лаек булды. Җитәкчесе - Эльмира Васыйлова. Шулай ук әлеге бәйгедә катнашып, Алсу Сафина (җитәкчесе - Илфар Сафиуллин), Алинә Галиева (җитәкчесе - Дания Халикова), Илназ Гайфуллин (җитәкчесе -...

"Үз кулларың белән әкият" (Сказка своими руками) мөмкинлекләре чикле балалар республика бәйгесендә катнашып, мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәгенә йөрүче Айгөл Гарипова өченче урынга лаек булды. Җитәкчесе - Эльмира Васыйлова. Шулай ук әлеге бәйгедә катнашып, Алсу Сафина (җитәкчесе - Илфар Сафиуллин), Алинә Галиева (җитәкчесе - Дания Халикова), Илназ Гайфуллин (җитәкчесе - Светлана Төхвәтуллина), Гөлия Хәкимова (җитәкчесе - Равия Закирова), Сафаргөл Холмурадова (җитәкчесе - Алсу Хәбибуллина), Алсу Баязитова (җитәкчесе - Рита Садриева) грамоталарга лаек булдылар. Арчада узган янгын куркынычсызлыгына кагылышлы балаларның төрле юнәлештәге иҗат әсәрләре буенча узган бәйгедә исә үзәккә йөрүче Диана Кәримуллина (җитәкчесе - Светлана Төхвәтуллина) пластилиннан апликация юнәлешендә - беренче, Айзилә Хәлиуллина (җитәкчесе - Алсу Хәбибуллина) бисердан үрү юнәлешендә икенче урынга лаек булды. Бу хакта безгә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең җитәкче урынбасары Ләйсән Нигъмәтова хәбәр итте.


Нет комментариев