Фаҗига Төзүчеләр проспектындагы 9 катлы йортның 3 катындагы фатирында башлана. Күршеләр, фатирдан чыккан төтенне сизеп, коткару хезмәтенә шалтырата. Тиз арада янгын сүндерүчеләр, табиблар, газ хезмәте килеп җитә. Янгын мәйданы 15 квадрат метр. Янгынны тиз арада сүндерәләр, әмма фатирда булган кешеләрне коткара алмыйлар. Йокы бүлмәсендә һәм залда табылган 79 яшьлек пенсионер ир һәм аның 38 яшьлек улы инде үлгән була.
Министрлыкның Әлмәт буенча өлкән инспекторы Александр Бибиков әйтүенчә, янгын исерек хәлдә тәмәке тартудан килеп чыккан дип фаразлана.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Нет комментариев