Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә аккошлары кайтты

Яз килү белән сагынып көтәбез үзләрен. "Быел килерләрме, килмәгәннәрме, күрмәдегезме? "- әнә шулай барлыйбыз аккошларыбызны. Узган ел икәү кайтып, 6 бала үстереп киткәннәр иде. "Аккошлар быел да кайтканнар, кыр казлары да күп. Карап кайттык, су да күтәрелде. Соңгы вакытта "Ашыт" тыюлыгына килеп, матурлыкка сокланып карап торучылар күбәйде. Балалар да очрый....

Яз килү белән сагынып көтәбез үзләрен. "Быел килерләрме, килмәгәннәрме, күрмәдегезме? "- әнә шулай барлыйбыз аккошларыбызны. Узган ел икәү кайтып, 6 бала үстереп киткәннәр иде.

"Аккошлар быел да кайтканнар, кыр казлары да күп. Карап кайттык, су да күтәрелде. Соңгы вакытта "Ашыт" тыюлыгына килеп, матурлыкка сокланып карап торучылар күбәйде. Балалар да очрый. Сак булыгыз, су кырыена ук килмәгез. Олылар борчылып: "Кошлар кайтты азапланып, кайту белән ата башладылар, сез нәрсә карыйсыз", диләр. Без аларны бик яхшы аңлыйбыз. Тынычландырасыбыз килә: "Ашыт" тыюлыгында язгы чорда ату тыела. Аучылар бу хакта белә", - ди "Ашыт" тыюлыгы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев