Әтнә аша... велосипедта
Татарстан журналистлар союзында "Тукай юлы - мәдәни сәяхәт, Татарстанның мәдәни мирасын терелтүгә булышлык итү, Татарстанда велосипед һәм җәяүле туризмны үстерү" темасына түгәрәк өстәл булып узды. Тукай дигәч, билгеле инде, һәркемнең күз алдына Казан арты килеп баса. Әлеге юлның нәкъ менә Биектау, Әтнә, Арча районнары аша узачагы берәүдә дә шик тудырмыйдыр,...
Татарстан журналистлар союзында "Тукай юлы - мәдәни сәяхәт, Татарстанның мәдәни мирасын терелтүгә булышлык итү, Татарстанда велосипед һәм җәяүле туризмны үстерү" темасына түгәрәк өстәл булып узды.
Тукай дигәч, билгеле инде, һәркемнең күз алдына Казан арты килеп баса. Әлеге юлның нәкъ менә Биектау, Әтнә, Арча районнары аша узачагы берәүдә дә шик тудырмыйдыр, мөгаен. Шуңа да, түгәрәк өстәл артына Дәүләт советы рәисе урынбасары, Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, Татарстан велосипедчылар союзы рәисе Илдус Янышев, алда әйтелгән проектның җитәкчесе, танылган адвокат Этери Ильина, Габдулла Тукай әдәбияты музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, "Таттелеком" җәмгыяте, прокуратура, туризм министрлыгы, республика матбугаты хезмәткәрләре белән берлектә алда әйтелгән районнардан да вәкилләр катнашты.
"Тукай юлы" маршрутының озынлыгы - 100 километр. Ул Казаннан башланып китеп, Биектау районы "Иске Казан" музей-заповеднигы, үзебезнең Олы Әтнә, Олы Мәңгәр авыллары аша узып, Кушлавычка, аннан Өчилегә һәм Кырлайга баруны күздә тота. Проект авторлары фикеренчә, әлеге маршрут буенча Тукай эзләре буйлап йөрү, ул булган урыннар белән танышу, биографиясен һәм иҗатын белү, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә, барлык татар милли мәдәниятен үстерүгә карата кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, әлеге проект республикада җәяүле һәм велосипед туризмын үстерүгә катализатор булып тора, Болгар, Свияжск яклары юнәлешендә дә шундый сәяхәт маршрутлары булдыруга ярдәм итәр дип фикер йөртә алар.
Дөрестән дә, бер яктан караганда, әлеге проект тормышка ашкан очракта, күпме кеше өчен эш урыны булдыру мөмкинлеге, шәхси бизнес белән шөгыльләнүчеләргә азмы-күпме сәүдә эшенә ярдәм булыр иде. Бу билгеле, районның икътисади халәтендә дә чагылмый калмый. Килгән кешеләргә каядыр яшәргә, нәрсәдер ашарга, шулай ук аларны нәрсә беләндер кызыксындырырга да кирәк бит әле. Проект авторлары фикеренчә, "Тукай юлы" маршруты өч көн - бер атна тирәсенә сузылырга мөмкин. Монда иң беренче чиратта чит өлкә, чит ил кешеләрен җәлеп итү файдалырак булыр иде. Гүзәл Төхвәтова да үзенең чыгышы барышында, чит өлкәләрдән килүчеләрнең бик еш Кырлайга, Кушлавычка кайту мөмкинлеге белән кызыксынуларын белдерде. Шулай ук үсеп килүче буынга милли мәдәни тәрбия бирүне күздә тоткан проект белән белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге дә кызыксынырга мөмкин. Проектны тормышка ашыруда "Таттелеком" җәмгыяте вәкиле дә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен әйтте. "Түгәрәк өстәл" артындагыларның күбесе проектны хуплап каршы алды. Шунда ук аны тормышка ашыру буенча оештыру комитетын булдыру кирәклеген дә билгеләп үттеләр.
"Тукай юлы" маршруты буенча беренче сәяхәтне шагыйрьнең туган көне белән бәйле рәвештә 28-29 апрель көннәренә үк планлаштыралар. Әлегә ул автобуста булачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Сәяхәт ике көнгә сузылып, катнашучылар Кырлайда бер төн кунып китәргә уйлый. Маршрут буенча Олы Әтнәдә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда, Олы Мәңгәрдә Тукай булган урыннарда булу да каралган.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев