24 декабрь 2017 яңалыклары
-
“Шәфикъ” чишмәсенә дә чират җитте
Әлеге чишмәнең яңарганын күреп, күңелем сөенде. "Әтнә таңы" газетасының 15 декабрь санында Илсур Шакировның "Авылым чишмәләре" дигән язмасы басылып чыккан иде. Әлеге язманы укыгач, мин дә кулыма ручка алдым әле. Күңелемдәге шатлык-сөенечемне сезгә дә җиткерәсем килә. Безнең авылыбызда да бар ул чишмәләр. Алар инде бик күп еллардан бирле авылыбыз халкына...
-
Тормыш ямен тоеп эшлиләр
Серле, сандугачлы, матур табигатьле безнең авылыбыз. Эше, мәшәкате күп булса да, ямьле шул авыл. Сүзем авылыбызның үрнәк, эшчән гаиләсе турында иде. Марс Камалов ишле гаиләдән. Тормыш ямен, эш тәмен тоеп үсте ул. Бервакыт башка авылдан килгән бер килен балаларны урамда күреп: "Энеләрем, сеңелләрем, сез бик күп икән. Кая барасыз?" -...
-
Сабыйлар өчен “Яңа ел маҗаралары”
"Кояшкай" балалар бакчасының кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәренә йөрүче сабыйлар Яңа 2018 елны каршы алдылар. - Барысы 4 төркем: 20 декабрь көнне - 2 кечкенәләр, 21 декабрьдә 2 уртанчылар төркемнәре белән бергә Яңа ел чаралары оештырдык, - ди балалар бакчасының музыка җитәкчесе Альбина Зәйнуллина. Һәр төркемнең бәйрәме аерым уза, тәрбияче апалары...
-
Әтнә аша... велосипедта
Татарстан журналистлар союзында "Тукай юлы - мәдәни сәяхәт, Татарстанның мәдәни мирасын терелтүгә булышлык итү, Татарстанда велосипед һәм җәяүле туризмны үстерү" темасына түгәрәк өстәл булып узды. Тукай дигәч, билгеле инде, һәркемнең күз алдына Казан арты килеп баса. Әлеге юлның нәкъ менә Биектау, Әтнә, Арча районнары аша узачагы берәүдә дә шик тудырмыйдыр,...
-
Алкышлап кабул иттеләр
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында зур вакыйга булып узды. Бу көнне Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендәге «Яшьлек» театр студиясе Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган «Ай кызы» спектакленең премьерасын тәкьдим итте. Рольләрне техникум студентлары - Фирдүс Кәбиров, Эльмира Җәләлиева, Лилия Мәрдәнова, Евгений Пушкин, Инсаф Сәләхов, Зөһрә Василова, Гөлшат Сафиуллина, Ралинә Сираҗиева бик...
-
Түгәрәккә йөрүчеләр урын яулый
"Үз кулларың белән әкият" (Сказка своими руками) мөмкинлекләре чикле балалар республика бәйгесендә катнашып, мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәгенә йөрүче Айгөл Гарипова өченче урынга лаек булды. Җитәкчесе - Эльмира Васыйлова. Шулай ук әлеге бәйгедә катнашып, Алсу Сафина (җитәкчесе - Илфар Сафиуллин), Алинә Галиева (җитәкчесе - Дания Халикова), Илназ Гайфуллин (җитәкчесе -...
-
Электрон рассылка аша штрафны белеп була
Узган атна барышында район юлларында барлыгы 51 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында бер машина йөртүче - ут яндырмый йөргән, җидесе - төзек түгел транспорт чарасында йөргән, өчесе - документларын өйдә оныткан, сигез йөртүче - страховкасыз, уникесе номер пычрак булган өчен җаваплылыкка тартылган. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Бер...
-
Портал аша – уңайлы
Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап район эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итә. Хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы хакында белешмәләрне дә район эчке эшләр эшләр бүлегендә (2-15-75), шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә, шулай ук www.gosuslugi.ru интернет-порталы аша да алырга була....
-
Кышкы каникуллар башлана
Әле кайчан гына яңа уку елына аяк баскан идек. Инде кышкы каникуллар чоры да килеп җитте. Район мәктәп укучыларының 25 декабрьдән кышкы каникуллары башлана. Һәм ул ике атнага сузылачак. Укулар киләсе яңа 2018 елның 9 гыйнварыннан башлана. Каникул чорында районның 12 мәктәбендә 25 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр кышкы лагерьлар эшләячәк.
-
Кече залда күңелле маҗара
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры яшь тамашачыларга гаять мавыктыргыч музыкаль әкият әзерләгән. Музыкаль спектакль театрның кече залында декабрьнең соңгы көннәрендә аншлаг белән дәвам итә. Әкиятне тамаша кылырга теләүчеләр чират торалар, диделәр. Шулай булмый ни, заманча элементлар кыстырылган "Кәҗә белән сарык маҗаралары"н күз алдына китерегез әле! Хәер, барып карарга...
-
Балалар театры диплом алды
Олы Мәңгәр мәктәбендә эшләп килүче мәктәптән тыш эшләр үзәгенең театр коллективы сәхнәләштергән Галиәскар Камалның «Беренче театр» спектакленнән өзек «Сәйяр» балалар театр фестиваленең зона этабына узган иде. Театр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» АЖ «Салават күпере» журналы редакциясе» филиалы, «Сәхнә» сәнгать журналы «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең «Нурлы...
-
Махсус режим кертелде
2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим яңа ел бәйрәмнәре чараларында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан билгеләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану...
-
Мәзәкләр
Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә. - Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай? Куркуга төшкән ир кеше: - Минме? - Тынычланыгыз, мин укытучы. * * * Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы: - Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме...