Тормыш ямен тоеп эшлиләр
Серле, сандугачлы, матур табигатьле безнең авылыбыз. Эше, мәшәкате күп булса да, ямьле шул авыл. Сүзем авылыбызның үрнәк, эшчән гаиләсе турында иде. Марс Камалов ишле гаиләдән. Тормыш ямен, эш тәмен тоеп үсте ул. Бервакыт башка авылдан килгән бер килен балаларны урамда күреп: "Энеләрем, сеңелләрем, сез бик күп икән. Кая барасыз?" -...
Серле, сандугачлы, матур табигатьле безнең авылыбыз. Эше, мәшәкате күп булса да, ямьле шул авыл.
Сүзем авылыбызның үрнәк, эшчән гаиләсе турында иде. Марс Камалов ишле гаиләдән. Тормыш ямен, эш тәмен тоеп үсте ул. Бервакыт башка авылдан килгән бер килен балаларны урамда күреп: "Энеләрем, сеңелләрем, сез бик күп икән. Кая барасыз?" - дип сораган. "Апа без әнигә булышырга, бәрәңге чүпләшәргә барабыз, әле өйдә тагын өч бала калды", - дип җавап биргәннәр кечкенә эшчеләр.
Марсның абый-апалары төрле җирләрдә, үз гаиләләре белән яшиләр. Ә ул ямьле авылыбызны үз итте, төп нигездә гомер итә. Кулы эш белә егетнең, нәрсә тотса, шуны эшли. Йорт-җире көлеп тора. Ишегалды тулы тавык-чебеш, лапас тулы мал-туар. Муллыкта яшиләр.
Марс күп еллардан бирле "Беларус" тракторында, бик җаваплы тармак - терлекчелектә эшли. Терлекләр җәен дә, кышын да тук торалар. Җәйге чорда иртәнге сәгать дүрттә-биштә Марсның трактор тавышы басуда гөрли инде. Кышкы айларда ул иртүк торып урамнарны чистартып куя. Халык моның өчен бик рәхмәтле аңа. "Бер булганнан бар да була", - ди безнең халык. Марс оста гармунчы да әле. Үзешчәннәр концерты аның катнашыннан башка узмый иде. Әле дә гармунын да уйнап алырга вакыт таба ул. Ул бию көен уйнап җибәрсә, бии белмәгән кеше дә тыпырдый башлый. Баянда уйнаучылар безнең авылда икәү генә. Берсе - аның кодасы Гыйниятулла.
Марсның дүрт кызы бар. Берсеннән-берсе матурлар, ягымлылар, кашыкка салып йотарлык чибәрләр. Олы кызы Казанда укып һөнәр алды, тормышта. Башка кызлары укыйлар, иң кечесе быел беренче сыйныфта укый. Булдыра кечкенә кыз, укытучы апасы да мактый үзен. Марсның әтисе Минһаҗ абый да гомере буе коллетив белән эшләде. Күп еллар бригадир, председатель ярдәмчесе булды. Уен-көлкеле иде, кешегә авыр сүз әйтеп үпкәләтмәде. Миңа да аның белән эшләргә туры килде. Киңәшләре белән бик күп ярдәм итте. Минһаҗ абый сугыш газапларын да күргән кеше иде. Бүгенге көндә тормыш иптәше дә, үзе дә вафат инде. Урыннары җәннәттә булсын. Уен-көлке белән сөйләшү Марста да бар.
Әлеге эшчән гаиләгә алга таба да матур итеп яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев