Әтнә аты фаэтоны белән шаккатырды
Кичә Яңа Кырлай җирендә бик зурлап «Ат көне» үткәрелде. Нинди зур бәйрәмгә әйләнгәнен карарга, күрергә кирәк, шунсыз аңлатып та булмый. Бу бәйрәмне карарга килүчеләрнең күбесе ат яратучылар, ә катнашучылары - ат дип җенләнүчеләр, безнең Әтнәнең Илсуры кебек фанатиклар. Билгеле инде Олы Әтнәнең " Кәчәм Илсуры" бу бәйгедән берничек тә кала...
Кичә Яңа Кырлай җирендә бик зурлап «Ат көне» үткәрелде.
Нинди зур бәйрәмгә әйләнгәнен карарга, күрергә кирәк, шунсыз аңлатып та булмый. Бу бәйрәмне карарга килүчеләрнең күбесе ат яратучылар, ә катнашучылары - ат дип җенләнүчеләр, безнең Әтнәнең Илсуры кебек фанатиклар. Билгеле инде Олы Әтнәнең " Кәчәм Илсуры" бу бәйгедән берничек тә кала алмый. Күшәр авылыннан тагын ике ат яратучы егет тә катнашты әле "Ат көне"н дә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та килгән бу чарага. Ул хәтта ярышта да катнашты. 40 км арага юртаклар ярышында аты белән 4нче күрсәткечкә лаек булды. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршылап, озатып йөрде. Төрле ярышларда 130лап ат үз көчен сынады. Катнашучылар: "Узган ел белән чагыштырганда быел атлар ике тапкырга артыграк" -диделәр. 10 ат - 80 км, 23 ат - 40 км араны юртып үттеләр. 80км га иртәнге сәгать 6да ук кузгалдылар. 20 км араны узгач, атлар кайтып, ветеринария тикшеренүе уздылар. Монда атларның йөрәк тибеше, физик халәте тикшерелде.. Күрсәткечләр нормада булмаса, ат ярыштан төшеп кала икән. Бәйгегә Россиянең ат спорты Федерациясе судьялык төркеме бәя бирде. Казан, Төмән, Мәскәү, Ростов өлкәләреннән, Кабардино-Балкария республикасыннан, Татарстаның Биектау, Лениногорск, Буа, Чистай, Минзәлә атлары катнашты. Әйткәнемчә, Әтнә районыннан да өчәү иде.
- Бәйрәм бик яхшы оештырылган. Сөйләп бетергесез, ул атлар күз явын алырлык, күзләр йөгерешә. Кайлардан гына килмәгәннәр, безнең кебек авыл малайлары түгел. Шулай да катнашып карыйсы килде. Башта юртаклар чапты, аннан "Образцовая повозка" - бизәлгән, кешеләр йөртүче атлар керде. Янәшәдәге мәйданда эш атлары йөк белән узышты. Казан ипподромыннан кайткан атлар төрле каршылыклар аша узып күрсәттеләр. Мин үзем бизәлгән ат-фаэтон белән катнаштым. Фаэтонны Волгоградтан алып кайттым, эшкэ ярар дигән идек, ремонтлап, буяп куйгач, теләсә-ничек тотасы да килмәде, ремонты да саллы бәягә төште. Булгач -булгач булсын, бер кирәге чыгар, дип герблар да куйган идем. Фаэтон белән Мөдәрис чыкты, ара-тирә улым Ислам да утыргалады. Призга 10 атны сайлап алдылар, минем ат фаэтон белән шулар арасында иде. Оештыручылар да: " Синең кебек фанатикка урын бирмәсәк дөрес булмас, диделәр. Бүләккә - акча. Күшәр егетләре дә "Халык симпатиясе... призына лаек булдылар...- дип сөйли бүгенге көндә 50 ат тотучы Олы Әтнә егете Илсур Илдар улы Габдрахманов.- Ярыш кына булмады ул, сабантуе кебек мәйданда халык күңел ачты, җыр, музыка, төрле спорт ярышлары үткәрелде. Район башлыгы Илшат Нуриев халыкны бәйрәм белән үзе котлады, ата-бабалардан килгән милли йолаларыбыз - ат спортын үстерергә кирәклеген әйтте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шулай ук халыкны бәйрәм белән котлады. Киләсе елда ат ярышлары киңрәк масштабта үткәреләчәк, ярышка чит илләрдән дә киләчәкләр, диделәр...
Ул сөйли, мин исем китеп тыңлыйм. Ул 50 атны ничек асрамак кирәк, ярый җәй болын бар, ә кышын... Дөрестән дә ат асрау өчен аның кебек фанат булу- ат "җене" кагылу кирәктер.
Котлыйбыз, Әтнә егете. Соңгы бүләгең булмасын.
Сүрия МӘХМҮТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев