2 октябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа Әтнәләр "Аулак өй" үткәрде
Алдан алы азрак хәбәр иткән идек бу хакта. Яңа Әтнәнең мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева байтак чапты бу чараны уздыру өчен. Чөнки табасы, җыясы, чакырасы, көйлисе бар. Суык клубка китертәсе дә бар. Ни хикмәт, ремонт та ясап карадылар, җылыту системасы уңай булмады бу мәдәният йортының. Ике ел чыктылар шушы суык...
-
Әтнәләр, СНИЛСның яңа үрнәге бирелә башлый
Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа үрнәге 2016 елның октябреннән бирелә башлаячак. Анда җенес алыштырганда таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмачак, дип хәбәр итә РИА "Новости" Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренә сылтама белән. Элегрәк РФ Җәмәгать палатасында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының икенче ягында гражданин җенесен алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга...
-
Әтнә аты фаэтоны белән шаккатырды
Кичә Яңа Кырлай җирендә бик зурлап «Ат көне» үткәрелде. Нинди зур бәйрәмгә әйләнгәнен карарга, күрергә кирәк, шунсыз аңлатып та булмый. Бу бәйрәмне карарга килүчеләрнең күбесе ат яратучылар, ә катнашучылары - ат дип җенләнүчеләр, безнең Әтнәнең Илсуры кебек фанатиклар. Билгеле инде Олы Әтнәнең " Кәчәм Илсуры" бу бәйгедән берничек тә кала...
-
Әтнәләргә дә кагыла
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган көзге агач утырту чарасы 1 октябрьдә башланды. Министрлык дәүләт учреждениеләренә, идарә тармакларына, белем бирү биналарына акциядә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә. Урман хуҗалыгының беркетелгән белгечләре агач утыртуда ярдәм итә һәм киңәшләр бирә. "Агач утыртырга теләгән кешеләр билгеләнгән урыннарга килсеннәр, белгечләргә мөрәҗәгать итсеннәр", - ди...
-
Әтнәләр, күзсез бала туган
Кытайда күзсез бала туган. Ул бервакытта да күрә алмаячак. Мондый очрак 10 000 кешегә 30 очрак кына булырга мөмкин икән. Баланың әнисе йөклелекнең барышында тиешле бөтен процедураларны үтәгән, УЗИларны үткән. Белгечләр фикеренчә, УЗИ мондый нечкәлекләрне, күзнең бармы-юкмы икәнен күрсәтми икән. Бала башка балалар кебек ашый, йоклый, елый. Фото с сайта...
-
Әтнәләр, коммуналь хуҗалык оешмасы күчә
Коммуналь хуҗалык оешмасына барасыгыз булмый калмас, алар "РОСГОССТРАХ"ның Әтнә бүлеге бинасына күчә. - Без икенче катта булабыз. Бу күчү ике атнага булыр дип торабыз, үзебезнең бинада төзекләндерү эшләре башланды. Бары шуңа гына...- дип ачыклык кертте коммуналь хуҗалык оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәров.
-
Күәм ветераннары картаймый - "Әтнә таңы"
- Өлкәннәр көненә мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчелек белән алдан әзерләндек. Бүләк-пакетлар тутырдык, күтәреп азапланып йөрмәсеннәр дип, җирлек буенча икегә бүленеп, өйләренә барып, котлап тапшырдык.Гозерләрен тыңладык. Ә 1 октябрь көнне Күәм клубында "Картаймагыз әле, ветераннар" дип исемләнгән концерт куйдык... - ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.
-
Әтнә егете хакында "Ватаным Татарстан" яза
Илфат йокыдан уятмакчы... Ник йоклыйсың, мужик? Яз җитте, һәм үсте чирәмнәр йортыңа. Тор, уян, күтәрел, үз-үзеңә кара... ..."Яшь буын"нан уза барып, "урта буын"га әле килеп җитмәгән җитәкче егет мөнбәрдән залга туры карап, Тукайның "Мужик йокысы"н сөйли... Өшегән җанны көйдерерлек Тукай сүзе яңгыраганы булмагандыр моңарчы республика авыл хуҗалыгы киңәшмәләрендә. Залдагы халык...
-
Комыргуҗада Әтнәдән ким булмады
Беренче октябрь көнне Комыргуҗа урта мәктәбендә дә Өлкәннәр көне уңаеннан бик зур бәйрәм булды. Бер дә Әтнәнекеннән ким булмады. Өлкәннәр рәхәтләнеп җырладылар,биеделәр, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән ҖЧҖ җитәкчесе Хәкимов Айназ Гәптеләхәт улына, авыл җирлеге җитәкчесе Хакимов Әнәс Абдулла улына, мәктәп директоры Шәрәфиева Гөлбану Борис кызына,...
-
Әтнәләр, һава торышы үзгәрә
Татарстан синоптиклары республикада һава торышының үзгәрүе турында кисәтә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 2 октябрь көнне Татарстанда урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлга чыкканда сак булыгыз! Әйтүләренчә, аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр көтелә. Көнчыгыш тарафтан талгын җил исәчәк. Көндез - 12-17...