Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете хакында "Ватаным Татарстан" яза

Илфат йокыдан уятмакчы... Ник йоклыйсың, мужик? Яз җитте, һәм үсте чирәмнәр йортыңа. Тор, уян, күтәрел, үз-үзеңә кара... ..."Яшь буын"нан уза барып, "урта буын"га әле килеп җитмәгән җитәкче егет мөнбәрдән залга туры карап, Тукайның "Мужик йокы­сы"н сөйли... Өшегән җанны көй­дерерлек Тукай сүзе яңгыраганы булмагандыр моңарчы республика авыл хуҗалыгы киңәшмә­лә­рендә. Залдагы халык...

Илфат йокыдан уятмакчы...

Ник йоклыйсың, мужик?

Яз җитте, һәм үсте чирәмнәр йортыңа.

Тор, уян, күтәрел, үз-үзеңә кара...

..."Яшь буын"нан уза барып, "урта буын"га әле килеп җитмәгән җитәкче егет мөнбәрдән залга туры карап, Тукайның "Мужик йокы­сы"н сөйли... Өшегән җанны көй­дерерлек Тукай сүзе яңгыраганы булмагандыр моңарчы республика авыл хуҗалыгы киңәшмә­лә­рендә. Залдагы халык та колакларын үрә торгызды: кем бу, кайсы районнан, аңлашып сөйлиме бу мондый кыю сүзләрне, әллә саташыпмы? Кем чыгарган моны? "Габ­деләхәт - режиссер", ди...

Җитәкченең җан авазы

Әтнә районы кухнясын аңлау­чы­лар "глава сүзен сайрый", дияр­ләр. Хаклы да булырлар, бәлки, тик егет республика киңәшмәсе трибунасыннан Президентка, министрга гына түгел, район башлыгына да сала җан авазын!.. Әтнә җитәкче­сенең үзе дөрес дип санаган фи­кереннән кайтарып, карашын үз­гәртеп булмавын республика тү­рә­ләре яхшы белә, әтнәләрне әйткән дә юк. Ә бу егет Әхәт абыйсы алдында да үз хаклыгын исбатлаудан, үз тәкъдимнәрен дәлил­ләү­дән тартынмый. Әллә фамилия­ләре бер булганга шулай инде? Юк-юк, бүгенге каһарманыбызның фамилиясе Хәкимов булуы шик­ләндер­мәсен сезне! Туганнар да, күрше дә, хәтта авылдаш та түгел алар.

Илфат Рәфкать улы Хәкимов - Олы Әтнә авылында артистлар гаиләсендә туып үскән егет. Ил­фатның әнисе Гөлнур апа белән әтисе Рәфкать ага Хәкимовлар (ике­се дә мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын) - Татарс­танның атказанган мәдәният хез­мәткәрләре, заманында Әтнә халык театрының әйдәп баручы артистлары. Рәфкать ага соңгы кө­ненә кадәр тимерче булып эшләде. Рус фольклорыннан тимерче образы пәһлевандай алып гәүдәле, аз сүзле, беркатлырак адәм булып аңга сеңгән. Ә Рәфкать ага тәненә бер грамм май да түгел, хәтта ит тә кунмаган, сөяккә, корыч арканнардай, сеңгер генә үрелеп ясалган чандыр гәүдәле, гаҗәеп тапкыр сүзле, үзе һич тә елмаймыйча әңгәмәдәшләрен тәгәрәтеп көлде­рә торган "моңсу кәмитче" иде. Гөлнур апа исә - чын сәхнә йолдызы! Искиткеч органикалы комедия актрисасы, алтмыш биштә дә сәхнә сайгакларын какшаткан оста, дәртле биюче, яраткан җырларын бүтән берәү дә кабатлый алмаслык итеп башкарган җырчы...

Ходай зурласын үзеңне!

Тимерче алачыгында уйнап түгел, сәхнәдә тәгәрәп үсте Илфат. Әти-әнисе көндез төп эшләрендә булса, кичләрен - театрда. Мәктәп­не тәмамлаганда егеткә нинди язмыш язылганы билгеле инде: мәдәният һәм сәнгать институты, актер һөнәре, театр, сәхнә... Шулай булды да. Институтта Илфат гомерлек мәхәббәтен - Алсуын тапты... Юк, дөрес язмыйм - Илфат белән Алсу бер-берсен таптылар!.. Диплом белән бергә Әлмәт театрына юллама алдылар. Әлмәт­тә уллары Ислам туды. Хәзер, шө­кер, Ислам атлы малайлар күп инде, ә ул вакытта балага исем кушарга килгән өлкән яшьтәге хәзрәт, ялгыш ишетмәдемме, дип кабат сорагач: "Аллаһның рәхмәт­ләре булсын сиңа, энем! Улыңа шундый исем биргән өчен Ходай үзеңне зурласын!" - дип күз яшен сөртеп куя. Догалары кабул булды хәз­рәтнең: Ислам бүген - Казандагы икенче лицейның әйдәп баручы укучысы, бик көчле математик, иң мөһиме - ата-анага хөрмәтле, нык иманлы чын мөселман егете. Әти­се үрнә­гендә үсә Ислам. Туры, тигез юлдан гына дип әйтмим - күп уйланулар, тормыш сынаулары аша килде исламга Илфат үзе дә. Бүген кызлары Мәдинә дә, йорт әйләнәсен чәчәк­ләргә күмеп, гаи­ләне рухи гөлләр белән үреп, яшь­лекнең кызулыгын зирәклеге бе­лән сүрелдереп, салкынча җил­лә­рен күңел учагы бе­лән җылытып, кияүләре белән бер­гә яшәгән Ал­суның әнисе Рүзәлия ханым да, Алсу да - намазда. Нәкъ шул тәр­типтә: башта әтисе намаз укыганда, үз­ле­геннән аның кырыена басып, Мә­динә укырга өйрәнде, аннары инде Мәдинә әбисен өй­рәтте, алар­дан соң Алсу да читтә кала алмады. Хәер, гыйбадәттә генә түгел хик­мәт. Илфатның биш вакыт намазын калдырмаганын, уттай урак өстен­дә дә уразасын бозмаганын бел­мә­гән, мәчеттә гаҗәеп моңлы итеп азан әйткәнен ишетмәгән, бары тик авыру әнисен ничек карап, ничек озатканын гына күргән кеше дә аның чын мөселман икәнен таныр...

Артист

Әлмәт театры артисты булып озак эшләргә насыйп булмады Илфатка. Туган авылына, Олы Әтнә мәдәният йорты директоры вазыйфасына чакырдылар яшь белгечне. Бу урында да санаулы айлар гына эшләп өлгерде - район мә­дәният бүлеген җитәкләргә тәкъ­дим иттеләр. Дөрес, әүвәл Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәки­мов: "Бик яшь бит әле, булдырыр микән?" - дип шиген белдерде, тик: "Яшьлек - тиз үтә торган чир, иң мөһиме - нигезе нык, ә тәҗрибә эш белән килер", - дигән дәлил белән килеште. Һәм яшь җитәкче җир җимертеп эшкә тотынды! Район Сабантуйларына әзерләнгәндә төн­нәр буе сызымнарын сызып, мәйданның һәр квадрат метрын үлчәп, казыкларын да кагып чыкты, монтер "тырнаклары" киеп үзе колга башына да менеп китте. Маймыл елын каршылаганда үзе маймыл булып киенеп, сәхнәдә сикерде. Үзе кебек хыялый дусты, ул чакта спорт бүлеге мөдире Айрат Каюмов белән шундый итеп КВНнар, урам бәйрәмнәре оештыралар, үзләре аларны ифрат күңелле итеп алып баралар иде ки, хәтта Казаннан махсус кайткан атаклы шоуменнар: "Без сезгә җитә алмыйбыз икән!" - дип, читтән карап кына торалар да, гонорарларын алып, кайтып китәләр иде. Ә Олы Әтнәдә узган "Йолдызлык" фести­ва­ленең зона туры?! Шулкадәр бирелеп, тәмле итеп эшләделәр ул вакытта егетләр, шуңа бүген дә фестиваль­нең "атасы" Дмитрий Туманов, Казанда очратса, әллә кайдан сәлам­ли үзләрен.

Әтнә театрын "уятты" ул

Глава тапшырган вазыйфадан да җаваплырагын Илфатка Татарс­танның атказанган мәдәният хез­мәткәре Гомәр ага Мәрдәнов йөк­ләде - үзе ярты гасыр җитәкләгән, сәнгать күкләренә кадәр күтәргән Әтнә халык театрының язмышын, ышанып: "Булдырса, Гөлнур белән Рәфкать малае гына булдыра!" - дип, аның кулларына калдырды. Ялгышмады Илфатта Гомәр ага, үзенең яшь чагын анда күргәндер. Кайчандыр 1918 елдан эшләп килгән үзешчән театрны суфлердан азат иткән, профессиональ дә­рәҗәдә уйнауны куйган Гомәр ага кебек, Илфат та тәүге спектаклен үзе режиссер, үзе рәссам, үзе актер буларак тудырса, икенчесенә үк: "Мондый самодеятельность белән ерак китеп булмый!" - дип, профессиональ рәссам, профессиональ режиссер җәлеп итте. Һәм нинди рәссам, нинди режиссер әле?! Камал театрының баш рәс­самы Геннадий Скоморохов һәм "Ка­мал"га сыешмаган (бигрәк бай инде безнең татар - шундый җәү­һәрләрне чәчәбез!) ГИТИС тәмам­лаган режиссер, Олы Әтнә егете Рамил Фазлыев! Шушы иҗади трио кыска вакыт эчендә Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса", "Җырым табар сине" музыкаль комедияләрен, Зөлфәт Хәкимнең "Мин сине яратам" драмасын сәхнәләштерде.

Туфан ага Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Мулла" спектакле исә, республика мәдәни дөньясын шау­латып, "Идел-йорт" фестива­лендә җиңү генә яулап калмады, ә Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелүгә этәргеч тә булды. Эх, берәр ел алданрак булмады бу вакыйга! Юкса бүген Илфат Хә­кимов тарихы белән - Камал театрыннан кала татарда икенче, профессиональ дәрәҗәсе белән иң яшь - Габдулла Тукай исемен­дәге Әт­нә дәүләт драма театрын җитәк­ләр иде! Аның урыны ул, аның омтылышы, аның хыялы. Милләт өчен, татар театры өчен Шамилләр, Марсельләр токымыннан булыр иде Илфат, иң югары мөнбәр­ләр­дән Туфаннардан ким сөйләмәс иде - моны ул бөтен республика ал­дында исбатлады. Тик насыйп булмады...

Бер гектарда ничә сотый?

...2010ның кайнар җәе. Еллар узгач, риваятьләргә күчәчәк корылык - басулар ярылган, Ашыт үзә­нендәге поши кереп батарлык сазлык кибеп бетеп, тракторлар саргайган камышны чабып йөри, салам шулкадәр кыска - аны бер техника да ала алмый, чүп урынына коя - бары адәм баласы гына кул белән, чөйләнә-чөйләнә, бөртек­ләп җыя. Шушындый шартларда район башлыгы мәдәният бүлеге мөдирен - югары белемле драма актерын иң эре авыл хуҗалыгы оешмасын җитәкләргә куя. Озак үгетли Габделәхәт Хәкимов Хәки­мов Илфатны, озак көйли... Һәм соңгы дәлиле - Америка президен­ты Рональд Рейган мисалы белән "ега"! Президентлыкка үз кандидатурасын күрсәткән Голливуд йолдызы Рони Рейганнан көләләр, кая инде актерга АКШ президенты булу, янәсе. "Мин үз гомеремдә бик күп рольләр башкардым, - дип җа­вап кайтара Рейган, - Президент ролен генә башкарып чыгармын".

...Еллар һәм гамәлләр күрсәт­кәнчә, Илфат очрагында ике йөз процентка хаклы булып чыкты Габделәхәт Гыйлемханович. Әмма Тукай исемендәге хуҗалык директоры итеп билгеләнгән көннәрдә!.. Бөтен кеше бөтен кешене белгән бәләкәй районда - шок хәле, сәга­те-минутында кул астындагылар тарафыннан тагылган "Артист" кушаматы, хуҗалык белгечләренең мыскыллы карашлары һәм башкалар, һәм башкалар... Күпләр мондый шартларда сыгылыр иде, сынар иде, кабат авыл клубына да кайтармаслык хәлгә төшәрләр иде. Тик Илфат кына түгел! Иң кирәк чакта аның холкында җитәкче­ләрдә, кызганыч, сирәк очрый торган, әмма үсү өчен иң мөһим сыйфат ачылды. Шул аны алып калды, аякка бастырды, ныгытты.

Бик гади сыйфат - белмәгәнеңне яшермәү!

Хуҗалыкны җитәкләгән беренче көненнән Илфатның кулыннан калын блокнот белән каләм төшмәде. Белмәгән барлык нәрсәсен (авыл хуҗалыгы өлкәсе тулысы белән!) сорашты, көлерләр миннән, дип уңайсызланмады, көлүчеләргә үп­кәләмәде, ачу сакламады: "Бер гектарда ничә сотый була?" "Нәрсә ул - рацион?" "Кормосмесь нигә шу­лай атала?" - нәкъ дөньяны өйрәнә башлаган сабый бала кебек: йөз мең "нәрсә", "нигә" һәм "ник". Әңгә­мәдәшләре көлсә көл­деләр, елмайса елмайдылар, тик шаярып туй­гач (ә Илфат сабыр - көтә!) аң­латтылар, белгәннәре бе­лән уртаклаштылар. Илфат исә барысын да блокнотына яза барды. Бер калын блокнот тулды, икенчесе, өчен­чесе...

Әтнәдә Әхәткә бер фикер белән ике кермиләр

Нәтиҗәдә Әтнә районы Тукай исемендәге хуҗалык директоры Илфат Рәфкать улы Хәкимов рес­публиканың бөтен хуҗалык җитәк­челәре, терлекче­лә­ре исе­меннән Президент алдында авыл хуҗалы­гының хәлиткеч проблемаларын күтәрерлек, эшлекле тәкъдимнәр кертерлек дәрә­җәгә үсте.

Алай гынамы соң?! Үзе кебек яңалыкка омтылучан якын дусты, "Таң" хуҗа­лыгы җитәк­чесе Алмаз Сибгатуллин белән бүгенге көндә Татарстанда иң алдынгы урында барган Әтнә районы сөтчелегендә кулланылган тех­но­логияләр ир­тәгесе көндә үсеш потенциалын югалтачагын, башка төбәкләргә үрнәк итеп күрсәтелгән терлекче­леге­безгә бүгеннән үк яңарыш кирәк­леген аңлап, чит өлкәләрдә алдынгы үрнәкләрне өйрәнеп кайтып, үзебезнең шартларга яраклаштырып, барысын да исәпләп, үлчәп, яңа терлекчелек комплекслары төзү фикере белән район башлыгына чыктылар егет­ләр.

Бер карашка, нәрсә җитми - сыналган техно­логияләр, заманча тораклар, сөт "елгасы" елдан-ел артып ага?! Тик бу - бүгенге көн белән яшә­гәндә генә... Гадәттә, Әтнәдә Әхәткә бер фикер белән ике кермиләр. Әмма бу егетләр ике дә керде, өч тә... Чөнки хак булуларына ышаналар. Чөнки битараф түгелләр. Шу­ңа да дәлилләре үтте, тәкъ­димнәре кабул ителде. Һәм бүгенге көндә Олы Әтнә белән Кышлау авыллары чи­тендә 1,2 мең һәм 1 мең баш тер­лек­кә исәпләнгән яңа комплекслар калка.

P.S. Уттай эш өстендә, олы хуҗалыкның йөзләгән мәшә­катен кайгыртып, күңел түрен­дәге сән­гать очкынын да сү­рел­дерми Илфат.

Габдулла Ту­кай­ның "Мужик йокысы" шигырен видеоклип итеп тө­ше­рергә хыяллана. Насыйп итсен Ходай! Без­не йокыдан уятырга Тукайлар кирәк. Илфатлар кирәк безгә...

Марат ХӘБИБУЛЛИН

("Ватаным Татарстан", /№ 144, 30.09.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев