“Әтнә – авыл хуҗалыгы районы”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрләре белән Әтнә һәм Биектау районнарында булды.
Әтнәгә килүгә ул "Таң" күмөк хуҗалыгындагы 800 баш савым сыерларына исәпләнгән яңа торакларны карады. Шунысын да исегезгә төшерәсе килә, әлеге торак узган елны төзелә башлап, быелның сентябреннән бирегә савым сыерларын кертә башлаячаклар. "Таң" күмөк хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин:
- Әлеге торакларда 6 сыер савучы эшләячәк. Мондый торак иң беренче булып "Шахтер" хуҗалыгында төзелде. Хәзер менә биредә. Төзелеш 55 миллион сумлык булды, - диде.
"Таң" күмәк хуҗалыгы бүгенге көндә 19 тоннага якын сөт сата, киләчәктә сөт сатуны 30 тоннага кадәр җиткерергә исәплиләр. Бу хакта җитәкче: "Терлекләр баш санын арттыруга ирешсәк моның өчен мөмкинлекләребез бар", - диде.
Фөрит Мөхәммәтшин да: "Хәзер бар көчне җитештерүгә һәм җитештергәнне матур итеп сатуга юнәлтик", - диде.
Бу фикерен ул, кайбер чит илләргә җавап йөзеннән Россия керткән авыл хуҗалыгы товарларына эмбарго хакында сөйләгәндә җиткерде. Алдагы елларда да җиңел булмас, дип саный. Әйтик, республикабыз 60 процент продукцияне чит илгә сата иде. Хәзер "кысылырга" туры киләчәк. Үзеннән-үзе авыр шартларда авыл хуҗалыгын күтәрү проблемасы баш калкыта. Өстәвенә, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 процентын шәхси хуҗалыклар җитештерә. Шөкер, бүгенге көндә халык тормышын яхшырту җәһәтеннән күп төрле махсус программалар эшли.
Соңыннан Дәүләт Советы рәисе халык сорауларына җавап бирде. Кышлау авыл җирлеге җитәкчесе Рәхинә Шакированың гозерен уңай хәл итәргә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев