21 август 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә мәктәпкә әзерләнәләр
Инде хәбәр иткәнебезчә, 27нче август көнне мәгариф хезмәткәрләренең пленар утырышы уза. Әлегә секция утырышлары дәвам итә. 19нчы август көнне мәктәп директорлары киңәшмәсе узды. Чәршәмбе көнне математика, рус теле, башлангыч сыйныфлар һәм технология фәннәре укытучылары фикер алышты. Дүшәмбе көнне балалар бакчалары, сыйныф җитәкчеләре киңәшә.
-
Профилактика дәвам итә
"Быел туган яшь бозауларга "Сибирка"га каршы вакциналар ясыйбыз", - дип хәбәр иттеләр "Ветстанция" белгечләре. Елдагы профилактик чара буларак үткәрелсә дә, биредә Кукмара "заукымы" да бар. Хәтерлисездер, күптән түгел генә Кукмара районында "Сибирка" авыруы чыганагын ачыкладылар.
-
“Әтнә – авыл хуҗалыгы районы”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрләре белән Әтнә һәм Биектау районнарында булды.
-
Әтнә халкын нәрсә борчый
Талгын гына көзгә кереп барабыз. Авыл халкының җәйге мәшәкатьләрдән, тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак- төяк эшләреннән бәрәңге алу кебек олыракларына керешкәнче азга гына тын алып торган мәле. Эше барның, ашы бар дип, юкка гына әйтми шул безнең халык. Әмма эшен эшләп, ашын ашап кына түгел. Тормыш булгач, дөньяви мәшәкатьләре...
-
Бәрәскәдә – иң яхшысы
«Бәрәскә китапханәсе Грант отты, иң яхшы учреждениеләр исемлегенә керде», - дип хәбәр иттеләр район үзәк китапханәсеннән. Махсус конкурста безнең районнан гына ике учреждение һәм бер хезмәткәр катнашкан. Шөкер, бәрәскәлеләр «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» номинациясендә җиңгәннәр һәм 100 мең сум Грант отканнар.
-
Туган як истәлекләре
Низамов Айдар Мәлик улы, ТДГПУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты. 1939 елның 22 августында Ключи-Сап авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1953 елда Ключи-Сап җидееллык мәктәбен, 1957 елда Марий Эл Республикасы Морки районы Шиньше урта мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәренең «Урак һәм Чүкеч» заводында төзүче булып эшли. 1958-1961 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968...