Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә бер уяныр әле...

Без - Тукайлы дибез, Без - Тукайлы халык. Җансыз, гамьсез кавем Тукайгамы лаек?! Тукай кыйбласымы Без йөз тоткан тараф? Соры гавәм бара Кыямәткә карап. Тукай туган телдә Дәшсәк, кемнәр аңлар? Күз яшедәй сафмы Тамырларда каннар? Нәрсә дияр иде Тукай кайтса әгәр?! Тереме соң авыл? Татармы соң шәһәр? Бармы милли моңнар,...

Без - Тукайлы дибез,

Без - Тукайлы халык.

Җансыз, гамьсез кавем

Тукайгамы лаек?!

Тукай кыйбласымы

Без йөз тоткан тараф?

Соры гавәм бара

Кыямәткә карап.

Тукай туган телдә

Дәшсәк, кемнәр аңлар?

Күз яшедәй сафмы

Тамырларда каннар?

Нәрсә дияр иде

Тукай кайтса әгәр?!

Тереме соң авыл?

Татармы соң шәһәр?

Бармы милли моңнар,

Кайда милли үзаң?

Йөздә - ялган битлек,

Җанда - зәгыйфь иман.

Кисекбашлар баскан

Дөнья бүген - базар.

Үз җирендә ятим -

Тукайлымы татар?

Пар атларда чаба

Алга таба заман.

Тик тезгеннәр генә

Чит кулларда һаман.

Үз-үзеннән бизеп

Йоклаганмы милләт?

Татар сыенырлык

Җирдә бармы җәннәт?

Бер уяныр әле

Татар дигән халык.

Кычкырасы килә -

Без Тукайга лаек!

Без - Тукайлы халык...

Кычкырасы килә...

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев