13 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнә техникумы укучылары фестиваль дипломанты булды
Укучылар фестиваль дипломанты булды "Һөнәри белем бирүнең 75 еллыгына карата республика һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында "Мы счастливое поколение" ("Без бәхетле буын") исеме астында 2 ай дәвамында барга фестиваль 6 зонада узды. Әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укучылары да актив катнашып, ике номинациядә оештыру комитеты тарафыннан...
-
Әтнәләр ат табылган
Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет - Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде. Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды. Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән...
-
Сабантуй 28 майга күчкән - " Әтнә таңы"
Казанда 9 июльдән узачак сабантуе 28 майга күчерелгән. Президент Рөстәм Миннехановның бу хактагы Указы турында Татарстан хакимияте порталында танышырга мөмкин. Күчерелүнең сәбәпләре турында әйтелмәгән. Татарстанның район - авылларында сабантуйлары 4 -5 июньнәргә билгеләнгән.
-
Әтнәдә 20 градуска кадәр җылытачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 13 апрельдә, көндезге һава температурасы көньяк районнарда 17 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез явым-төшем көтелми, көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Уртача һава температурасы 9-14 градус чамасы булачак. Синоптиклар алдагы көннәргә һава температурасының сизелерлек күтәрелүен фаразлый....
-
Әтнәнең халык театры уңышлы чыгыш ясады
Узган ялларда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында халык театрлары "Идел- йорт" театр фестиваленең икенче туры үтүе турында язган идек инде. Әлеге фестивальдә Балтач, Арча,Саба, Теләче районнарыннан халык театрлары коллективлары белән беррәттән районыбызның Олы Мәңгәр халык театры да чыгыш ясады. Фәнис Яруллинның " Бер күрешү - үзе бер...
-
Әтнәләр кәбестә үстерәме
Кәбестәне чәчкәндә, аның орлыгын чәчеп, тишелеп чыкканчы ун-унике көн үтәчәген истә тотыгыз. Үсентесе чыгып, туфракка чыгарып утыртканчы, 50-55 көн узарга тиеш. Иртә өлгерешлесен бакчачылар март башында ук чәчте. Урта өлгерешлесен апрельнең 25ләренә кадәр утыртасы була. Соң өлгерешлесен дә апрель ахырларында чәчәргә була.
-
Әтнәләр ишеттегезме, һәлакәттә сабый үлгән
Юл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында бүген 10:45 сәгатьтә булган. Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор...
-
Әтнә сөте артканнан-арта
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе сводкасына караганда, районда 13 апрельгә бер баш сыердан уртача 22,60 килограмм сөт савып алынды. Моңа кайсы күмәк хуҗалык нинди өлеш керткәнен карап чагыштырыгыз. Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 13 апрельгә бер баш сыердан сауган, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт, өченче, бишенче...
-
Әтнә бер уяныр әле...
Без - Тукайлы дибез, Без - Тукайлы халык. Җансыз, гамьсез кавем Тукайгамы лаек?! Тукай кыйбласымы Без йөз тоткан тараф? Соры гавәм бара Кыямәткә карап. Тукай туган телдә Дәшсәк, кемнәр аңлар? Күз яшедәй сафмы Тамырларда каннар? Нәрсә дияр иде Тукай кайтса әгәр?! Тереме соң авыл? Татармы соң шәһәр? Бармы милли моңнар,...