Әтнәләр ишеттегезме, һәлакәттә сабый үлгән
Юл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында бүген 10:45 сәгатьтә булган. Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор...
Юл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында бүген 10:45 сәгатьтә булган.
Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана.
Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор кабинасында йөртүчедән тыш бала белән хатын-кыз да булган. Бала урында ук җан биргән. Аның әнисенең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ир-ат бераз гына җәрәхәт алган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек булган.
Интертат. ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев