Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Бәрәскәләре ут уйнатты

Туфан Миңуллинның "Без бит авыл малае"н укыганыгыз бармы? Яисә, спектаклен караганыгыз бардыр? Шушы көннәрдә Күәм һәм якын-тирә авылда яшәүчеләр бу спектакльнең Бәрәскә үзешчәннәре тәкъдим иткән вариантын күреп сокланды. Дөрестән дә шулай, тамашачының соңыннан басып, бик озак алкышлавына караганда, бик нык ошаттылар бу спектакльне.

Хәер, спектакльдә генәме соң хикмәт? Башкаручылары - оста, сәхнәдә "ут уйнаттылар". Театр тәнкыйтьчеләре фикере түгел, әлбәттә, әмма спектакльне караучылар бик ошатканнар. Әнә бит, берсен икенчесе бүлдереп: "Читтән килүчеләрдән бигрәк, үзебезнекеләр яхшы уйный икән. Үз җирлегеңнеке аңлаешлырак та, күңеллерәк тә шул", - диләр.

Сүз дә юк, беренче чиратта Бәрәскә театры артистларына рәхмәт. Аларга: "Бик яхшы уйныйсыз, авылларга чыгыгыз", - дип "Ленин" хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин киңәш иткән. Моның өчен ягулыгы салынган машина да биргән. Үз чиратында Күәм авыл җирлеге тамашачыларына шундый яхшы спектакль бүләк иткән Илфат Хәкимовны да искә алмыйча калырга ярамый. "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе химаячелегендә, тамашачы аны бушлай караган.

Ә артистларга килсәк, барысы да оста: берсен аерып атап, икенчесен калдырырлык түгел. Киләчәктә дә шундый спектакльләр белән сөендерсәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев