Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Эчке эшләр бүлеге бәйге игълан итә

Халыкара балаларны саклау көне якынлашу уңаеннан, шулай ук халык белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру максаты белән Әтнә районы Эчке эшләр бүлеге Россия мульт һәм киногеройлары - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышлап «Полицейский дядя Степа» балалар иҗат бәйгесе игълан итә. Бәйге берничә этапта - җирле, региональ һәм федераль дәрәҗәдә уза. Бәйгедә 6...

Халыкара балаларны саклау көне якынлашу уңаеннан, шулай ук халык белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру максаты белән Әтнә районы Эчке эшләр бүлеге Россия мульт һәм киногеройлары - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышлап «Полицейский дядя Степа» балалар иҗат бәйгесе игълан итә. Бәйге берничә этапта - җирле, региональ һәм федераль дәрәҗәдә уза. Бәйгедә 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган балалар тарафыннан төрле материал- текстиль, агач, полимер балчык кулланып эшләнгән кул эшләре кабул ителә. Региональ этапта җиңүчеләрнең эшләренең электрон фотолары Россия Эчке эшләр бүлегенең официаль сайтында һәм "Интернет" челтәрендә урнаштырылачак. Федераль этапта исә җиңүчеләр онлайн тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак.

Әлеге бәйгедә катнашырга теләге булучылар 2016 елның 3 маена кадәр үз эшләнмәләрен район Эчке эшләр бүлегенә алып килергә мөмкин. 4 май көнне Әтнә районы Җәмәгать советы әгъзалары тарафыннан җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефон - 2-15-75, Римма Нурмөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев